Биографиясе

1925 елның 10 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1948 елда Казан авиация институтын тәмамлый. 1953–2003 елларда Казан технология университетында, 1974–1985 елларда инженерлык графикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре газлар диффузиясе һәм масса күчерү проблемасына карый.

Бережной үзара диффузия коэффакультетын тәҗрибәдә билгеләүнең ике стандарт ысулын эшли (1991, автордаш) һәм, бинар пар-газ системаларын тәҗрибәдә тикшереп, стандарт белешмә мәгълүматлар ала (1987–1992, автордаш), алар РФнең Дәүләт стандарты тарафыннан аттестацияләнә.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Применение метода подобия при исследовании процессов переноса массы // Журнал физической химии. 1960. Т. 24 (автордаш).

Уравнение обобщенной зависимости для вычисления коэффициента взаимной диффузии парогазовых систем // Журнал технической физики. 1983. Т. 53 (автордаш).

Экспериментальные методы определения коэффициентов взаимной диффузии в газовой фазе. М., 1986 (автордаш).