Эчтәлек

Гомер еллары: 1510 ел тирәсе, Бакчасарай шәһәре – 1549 ел, Казан.

Сафагәрәй – Кырым тәхетендә утырырга омтылып 1524 елда Казаннан киткән Сәхибгәрәй ханның бертуганы Мөхәммәтгәрәй улы.

Мәскәү дәүләте Казан тәхетенә үзе билгеләгән кешене утыртырга тели. Рус гаскәренең шул максат белән оештырылган һөҗүме уңышсызлыкка дучар була, һәм тәхеткә Булат Ширин җитәкчелегендәге карачыбәкләр төркеме ярдәмендә Сафагәрәй хан утыра.

1526 елда Мәскәү белән солых килешүе төзелә, әмма 1530 елда Рус хөкүмәте кабат сугыш башлый. Рус гаскәрләре Казанны камап алалар, әмма җиңеләләр.

Хан хакимиятенең көчәюе Булат Ширин һәм Гәүһәршад ханбикә җитәкчелегендәге Казан аксөякләренең Кырымнан килүчеләргә каршы чуалышына китерә. Баш күтәрүчеләр, ярдәм сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать итәләр.

1531 елның маенда Сафагәрәй хан тәхеттән куыла, Нугай Урдасына, соңрак Кырымга кача; 1533 елда Кырым гаскәрләре ярдәмендә Рязань җирләренә басып керә.

Казанның яңа ханы Җангали сәясәте аксөякләрдә канәгатьсезлек уята, һәм ул тәхеттән куыла. Казан тәхетенә кабат Сафагәрәй хан утыра. Ул Сөембикәгә өйләнә.

1536–1537 елда, Мәскәүдәге үзара сугышлардан файдаланып, Сафагәрәй Рус дәүләтенә яу оештыра. Аның хан гаскәрләре Түбән Новгород, Балахна, Муром шәһәрләрен камап ала.

Канәгатьсез бәк-морзалар кабат Мәскәү белән сөйләшүләр алып баралар. 1545 елда рус гаскәрләре фетнәчеләргә ярдәмгә киләләр, әмма уңышсызлыкка дучар булалар; Булат Ширин, Гәүһәршад һ.б. үтерелә.

1546 елда Сафагәрәй хан Нарыйк улы Чура бәк, Боерган сәед һәм Кадыш бәк тарафыннан тәхеттән куыла. Нугай Урдасына, соңыннан Әстерханга кача.

1546 елның язында Сафагәрәй, Әстерхан ханы Ак Күбек белән килешеп, Казанны камап алмакчы була. 1546 елның июль аенда, Нугай Урдасы бәге Йосыф белән килешү төзеп, аннан гаскәр алып, Казанга кире кайта һәм Шаһгалине тәхеттән бәреп төшерә.

Хакимиятне кайтаргач, Сафагәрәй хан Чура Нарыйковны, Кадыш бәкне һәм үзенең башка дошманнарын үтертә.

1549 елның мартында Сафагәрәй хан кинәт вафат була, тәхет аның улы Үтәмешгәрәйгә күчә.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Москва и Казань: межгосударственные отношения в XV – XVI вв. Казань, 1995.

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2001.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. Казань, 2005.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Л. Измайлов