1481 ел – 1546 елдан соң.

Гәүһәршад 1531 – 1545 елларда Казан ханлыгындагы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда актив катнаша, 1531 – 1533 елларда балигъ булмаган Җангали хан заманында дәүләт белән идарә итә.

Гәүһәршад – Ибраһим хан белән Нурсолтан бикәнең кызы, Мөхәммәдәмин ханның сеңлесе.

Мәскәү тарафдарлары Булат Ширин, Нарыйк улы Чура бәк, Кече Али морза һ.б. белән берлектә Казан ханлыгының эчке тормышында һәм тышкы сәясәтендә Кырым ханнары йогынтысы көчәюгә каршы көрәшә, Рус дәүләте белән мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән җайга салуны яклый.

1531 елда Сафагәрәй ханны Казан тәхетеннән кууны оештыручыларның берсе. Җангали хан балигъ булганнан соң (1533), аны нугай бәге Йосыф кызы Сөембикәгә өйләндерүне хуплый.

Казан тәхетенә 1536 елда кабат утырган Сафагәрәй яңадан Мәскәү бөек кенәзе хакимиятенә каршы кискен сәясәт үткәрә башлый. 1546 елда Казан аксөякләренең кырымлылар идарәсенә каршы чыгуы нәтиҗәсендә Гәүһәршад җитәкчелегендәге Мәскәүгә йөз тотучы төркем кабат Сафагәрәйне тәхеттән кууга ирешә. Ләкин Сафагәрәй тиздән нугайлар ярдәмендә тәхетне үзенә кире кайтара, Гәүһәршад үз тарафдарлары белән эзәрлекләүләргә дучар ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Чыганак

Казанская история. М. – Л., 1954.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Казан ханнары. Казан, 1995.

Урманчеев Ф.И. Идегәй, Нурсолтан, Сөембикә. Казан, 1997.

Әмирханов М.Ә. Гәүһәршад. Казан, 2009.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV – XVI вв. Казань, 1995.

Сабирзянов Г.С. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. Казань, 1999.

Похлёбкин В.В. Татары и Русь: справочник. М., 2000.

Автор – Г.С.Сабирҗанов