Эчтәлек

XV йөз ахыры — XVI йөз башында яши.

Татарлар арасында киң таралган 4 мең шигъри юлдан торган «Кыйсса-и Сәйфелмөлек» исемле мәхәббәт дастаны авторы. Сюжеты «Мең дә бер кичә» җыентыгының шул исемдәге әкиятенә барып тоташа. Беренче тапкыр 1807 елда Казанда басыла, соңыннан да күп тапкыр нәшер ителә. Мәҗлиси дастанына нигезләнеп, татар шагыйре Баһави («Бүз егет»), казакъ шагыйре Йосыфбәк Шәйхелислам («Кыйсса-и Сәйфелмөлек-Бәдигыльҗамал», 1876) әсәрләрен язалар.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. К., 1984. 1 том.