Авылга 1925 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Ямалы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Байкал” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Харисов), 1958 елда “Җиңү” колхозы составында. Колхозларны эреләндерү чорында берничә торак пункт белән “Байрак” колхозы берләштерелә, соңрак “Гигант” колхозы итеп үзгәртелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1932 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар (бер бинада, 2006 елда төзелә), 1994 елга кадәр клуб эшли.

Авыл янында соңгы чор неолит, соңгы чор бронза гасырына, Пьянобор һәм Ананьино культураларына караган ун археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

М.М.Гафаров (1954 елда туган) – милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры.

Халык саны

1938 елда – 391,
1949 елда – 328,
1965 елда – 253,
1970 елда – 289,
1979 елда – 272,
1989 елда – 196,
2002 елда – 161,
2010 елда – 139,
2015 елда – 122 кеше (татарлар).