Чын фамилиясе Насыйров.

Биографиясе

1887 елның 9 (21) гыйнвары, Самара губернасы, Богырыслан өязе Иске Ярмәк авылы – 1965 елның 26 ноябре, Үзбәкстан ССРның Фирганә өлкәсе Маргилан шәһәре. 

Чистай (1900–1909) һәм Уфа («Галия», 1909–1913) мәдрәсәләрендә укый.

1926 елга кадәр туган авылында укыта, аннан соң китапханәдә, балалар йортында (Богырыслан шәһәре) эшли.

1931 елда Үзбәкстанга күчеп китә, мамык игү совхозларында, 1935–1952 елларда Фирганә өлкәсенең Ташлак район советында эшли.  

Иҗаты

Беренче шигырьләре «Шура», «Аң», «Ак юл» журналларында, «Бәянелхак», «Казан мөхбире», «Вакыт» газеталарында басылып чыга.

 «Яшьлек дәрте», «Күрсәтәм» (икесе дә – Эстәрлетамак, 1912), «Әдәбият гөлләре» (Оренбург, 1913), «Тойгыларым» (Уфа, 1913) һ.б. шигырь җыентыклары авторы.

Үзбәкстан ССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре      

Ак каен. К., 1966.

Әдәбият      

Гайнуллин М. Татар әдипләре: Иҗат портретлары. К., 1978; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.

Автор — З.З.Рәмиев