Тарихы

1765 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2378 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Димтамак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Марс» колхозы оештырыла, 1953 елда – Маленков исемендәге колхоз (аңа Екатериновка поселогы, юкка чыккан Ишморат, Кызыл Ык, Уба авыллары хуҗалыклары да керә), 1958 елда – «Правда» колхозы (аңа Акъюл, Тарлау, Яссытугай авыллары хуҗалыклары да керә) итеп үзгәртелә.

1993 елдан – «Димтамак» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Димтамак» күмәк хуҗалыгы, 2000 елдан – «Тугай» кооперативы, 2006 елдан – «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук «Гәрәев Р.Р.» (2005 елдан), «Латыйпов Н.Р.» (2012 елдан) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, ит-сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1947 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1973 елда яңа бина төзелә), 1986 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1998 елдан мәктәптә туган якны өйрәнү музее (төбәк, мәктәп, колхоз тарихына караган 1200 дән артык экспонат исәпләнә; оештыручысы – Ш.Ә.Шайгуманов) бар.

Мәдәният йорты (1965 елдан; 2017 елдан – күпфункцияле үзәктә), «Аккош» балалар бакчасы (1993 елдан яңа бинада; әлеге бина 2013 елдан күпфункцияле үзәк буларак файдаланыла), китапханә (1929 елдан уку йорты буларак эшли башлый), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Star» эстрада спорт биюләре студиясе (2018 елдан), «Ивушки» һәм «Рябинушка» фольклор коллективлары (икесе дә – 2021 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Димтамак туктаулыгы (бронза гасыр, буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Н.Абдуллин (1947 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, Башкортстан Республикасының һәм РФнең атказанган химигы;

Т.Д.Нәдершин (1944–2021) – Башкортстан Республикасының атказанган артисты.

Халык саны

1795 елда – 230 ир-ат;
1859 елда – 765,
1886 елда – 866,
1897 елда – 1033,
1920 елда – 1387,
1926 елда – 1190,
1938 елда – 742,
1949 елда – 707,
1958 елда – 761,
1970 елда – 784,
1979 елда – 651,
1989 елда – 540,
2002 елда – 549,
2010 елда – 556,
2020 елда – 518 кеше (татарлар).