ТАССРның Үзәк архив идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1925 – 1933 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

1925 елның сентябрь-октябрендә Е.Жаков мөхәррирлегендә беренче сынау саны дөнья күрә.

Даими рәвештә «Бюллетень Центрального архивного управления Татарской Республики» исемендә 1928 елның 5 июнендә чыга башлый; 1933 елда «Центральный архив Татарстана» исемендә басыла.

Барысы 23 сан (сынау өчен чыкканы белән бергә).

Мөхәррирләре булып архив идарәсе җитәкчеләре М.Зайцев, И.Васильев, Г.Әбдрәшитов, Е.Медведев эшли.

Даими авторлар арасында Казан архивлары хезмәткәрләре А.Волочков, А.Максимов, Е.Медведевлар була.

Беренче саннары кулъязмада була, аннары машинкада басыла һәм ташбасма ысулы белән басыла.

Төп бүлекләре: «Рәсми бүлек», «Мәгълүмат-инструкторлык бүлеге», «Архивлар тормышы», «Почта тартмасы», «Библиографик күрсәткеч» һ.б.

Идарә журнал алдына ТССР үзәк, район, кантон ведомстволары архивлары белән тыгыз элемтә урнаштырып эшләү бурычын куя.

Юнәлеше

Баштарак анда архив эшенә кагылышлы законнар чыгаручы органнар актлары, боерыклар, күрсәтмәләр, циркулярлар һәм шуларга аңлатмалар басыла.

1930 елның маеннан 1931 елның мартына кадәр «акча һәм вакыт» булмау сәбәпле, журнал чыкмый тора.

1931 елдан ул басманың проблематикасын шактый киңәйтеп, рәсемле булып чыга башлый, архив чыганакларын фотокопияләр һәм аңлатмалар белән бирә, аерым архив фондларына күзәтүләр ясый.

Тарихи темага караган мәкаләләр, татарлар арасында миссионерлык эшенә кагылышлы, патша Россиясендә татар халкының хәле, Казан губернасында сыйнфый көрәш мәсьәләләре турындагы мәкаләләр басыла; Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы, фабрика һәм заводлар тарихына, Ульяновлар гаиләсе әгъзалары биографиясенә һәм башкалар караган материалларга аерым игътибар бирелә.

1931 елдан ТАССРда архивлар аппаратын үзгәртеп кору һәм латин графикасына күчү кампаниясе башлану сәбәпле, журналда татар теленә тәрҗемә ителгән мәкаләләр дә басыла.

Архив хезмәткәрләренең эше артык күп булганлыктан, журнал чыгудан туктый.

1995 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе «Гасырлар авазыЭхо веков» исемендә яңа журнал чыгара башлый.

Әдәбият

Садыкова Р., Шамсутдинова Р. Продолжая традиции ... // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № ½;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов