Гомуми мәгълүмат

Тула шәһәреннән 60 км көньяк‑көнчыгыштарак урнашкан. 1930 елда (1933 елга кадәр – Бобрики шәһәре, 1961 елга кадәр – Сталиногорск шәһәре), СССРда иң зур химия комбинаты төзелә башлау, шулай ук Мәскәү өлкәсе күмер бассейнын үзләштерү белән бәйле рәвештә нигез салына. Мәйданы –74,7 кв.км.

Халкы – 126479 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 859 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Алар шәһәргә нигез салынганнан бирле яши. 2011 елдан «Новомосковск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе» эшли (рәисе – Ф.К.Насыйбуллин).

Татар теле өйрәнелә торган якшәмбе мәктәбе эшли. Ел саен татар милли мәдәнияте көне билгеләп үтелә.