Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Тулуш буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 607 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан районында. 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Югары Ырга авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Ярыш» колхозы, 1957 елдан – «Халыкара эшчеләр теләктәшлеге» совхозы («Международная рабочая солидарность», үзәге – Корноухово авылы; аңа шулай ук Зюзино, Наумовка, Югары Ырга, Шетнево Чирмешән, хәзер инде юкка чыккан Авдеевка, Брёхово, Дзержинка, Новосёлки, Хвостово авыллары керә), 1963, 1966 елгы мәгълүматлар буенча – «Корноуховский» совхозы, 1968 елдан – шул ук исемдәге нәселле терлек совхозы, 1993–1998 елларда «Ырга» совхозы (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917–2008 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (бинасы 1968 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мәчет (1995 елдан), төзекләндерелгән «Нурый чишмәсе» бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Яңа Ырга авыллыгы (Алтын Урда чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

К.И.Төхвәтова (1941 елда туган) – савымчы, Ленин ордены кавалеры;

Р.К.Хәйретдинова (1928–2018) – актриса, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 29 ир-ат;
1859 елда – 282,
1897 елда – 470,
1908 елда – 542,
1920 елда – 578,
1926 елда – 526,
1949 елда – 504,
1958 елда – 494,
1970 елда – 498,
1989 елда – 296,
2002 елда – 227,
2010 елда – 176,
2020 елда – 170 кеше (татарлар).