Биографиясе

1924 елның 10 апреле, Казан – 1990 елның 28 мае, шунда ук.

1955 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1956–1957 елларда Татарстан Республикасының колхоз рәисләре мәктәбендә, 1957–1967 елларда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә, 1960 елдан механикалаштыру бүлеге мөдире.

1967 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында, машина-трактор паркыннан файдалану кафедрасы мөдире (1968 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бөртекле-кузаклы үсемлекләрне урып-җыюны механикалаштыруга, егылган борчак сабагын күтәртү технологиясенә һәм урып-җыю машиналарының эш җиһазлары параметрларын нигезләүгә карый.

Фәнни тикшеренү нәтиҗәләре борчак игүнең үрнәк технологиясенә кертелә, Бердянск махсус конструкторлык бюросында уру машиналарын проектлау өчен файдаланыла.

Уйлап табуга караган 10 лап авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Операционная технология возделывания и уборки зернобобовых культур. М., 1987 (автордаш).

Индустриальная технология уборки зернобобовых культур. Казань, 1989.