Эчтәлек

Казан Советы тарафыннан 1918 елның февралендә, оештырылуы турында 1918 елның 1 мартында Бөтенроссия мөселман гаскәриләре корылтаенда игълан ителәчәк Идел-Урал Штаты төзү планының тормышка ашырылуына каршы тору максатыннан булдырыла.

Штабның рәисе – К.Я.Грасис, сәркәтибе – С.С.Сәетгалиев, әгъзалары – С.М.Брауде, С.Гаинцев, А.Г.Гинцбург, Н.Д.Ефремов, А.И.Карпов, В.И.Мохов, В.Н.Скачков, М.Х.Солтангалиев, Я.С.Шейнкман, К.Шнуровский, К.Л.Якубов һ.б.

Революцион штаб Казан губернасында хәрби хәл игълан итә һәм «шәһәрдә һәм губернадагы тәртипне бозуга юнәлдерелгән һәртөрле чыгышларны һичнинди кисәтүләрсез туктатачагы» турында кисәтә.

27 февральдә революцион штабның революцион тәртипне саклау эшендәге вәкаләтләре һәм бу уңайдан күрелгән чараларның сәбәпләре турындагы 1 нче боерык басылып чыга.

2 нче боерык белән шәһәр һәм губернаның барлык газеталары, боерык үтәлмәгән очракта, ябылу алдына куелып, революцион штаб һәм Казан Советының бөтен карарларын беренче битләрендә бастырырга мәҗбүр ителә.

Казан Советы каршындагы Мөселман халык комиссариатына революцион штаб исеменнән: «1) Шәһәр татарларының авылныкылар белән берләшүен булдырмас өчен, барлык көч һәм энергияне куярга; 2) Бистәнең татарлар яшәгән өлешендә контрразведка оештырырга; 3) Татар бистәсендәге туплар һәм корал исәбен ачыкларга» яшерен күрсәтмә бирелә.

28 февральдә, Идел-Урал Штаты төзелү алдыннан, революцион штаб боерыгы белән Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае җитәкчеләре Җ. һәм И.Алкиннар, Й.Мозаффаров, Г.Токымбәтов кулга алына.

Җавап йөзеннән корылтай делегатлары Мөселман революцион штабы төзиләр һәм кулга алынганнарны кичекмәстән иреккә чыгару таләбе куелган карар кабул итәләр.

Казанда кораллы бәрелеш куркынычы туа.

Революцион штаб һәм Мөселман революцион штабы арасында барган сөйләшүләр кулга алынганнарны азат итү шартлары билгеләнгән килешү төзүгә китерә: 1) барлык мөселман оешмалары, милли мәсьәләне хәл итүдә вәкаләтле орган – Казан губернасының Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советының Учредительләр җыены чакырылганга кадәр, Идел-Урал Штатын төзү буенча эш алып бармаска тиеш; 2) Казан губернасында хакимиятне, бөтен тулылыгы белән, фәкать Казан Советы һәм Мөселман халык комиссариаты тәшкил итә; 3) барлык мөселман хәрби көчләре Мөселман халык комиссариаты карамагына тапшырыла; 4) кулга алынганнар азат ителә һәм Мөселман социалистлар комитеты җаваплылыгына тапшырыла.

Җитәкчеләре иреккә чыгарылганнан соң, корылтай үз эшен Казанның Болак аръягында дәвам итә. 3 мартта революцион штаб завод эшчеләреннән сугышчан отрядлар оештыру турында карар чыгара.

1918 елның 28 мартында, Халык Комиссарлары Советы каршындагы Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты карары белән, «Болак арты республикасы» исеме бирелгән милли-демократик хәрәкәт үзәген юк итү башлана, шуннан соң штаб үз эшен тәмамлый.

Әдәбият

Первый год пролетарской диктатуры в Татарии. Казань, 1933.

Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение (февраль 1917–1920 гг.). Казань, 1992.

Автор – Р.Х.Әхмәтҗанов