Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1920 елларда нигезләнә.

Нигез салынган көннән ТАССРның Зөя кантоны Норлат волостенда. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Норлат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда поселокта “Новый земледелец” колхозы оештырыла. 1956 елдан поселок − зурайтылган Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары Косякау авылында), 1977 елдан – “Норлат” җиләк-җимеш питомнигы (үзәк утары Норлат авылында), 1992 елдан – “Косякау” укыту-җитештерү хуҗалыгы (2001−2007 елларда “Косякау” республика унитар предприятиесе), 2007 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, терлекчелек).

Халык саны

1938 елда — 181,
1949 елда — 138,
1958 елда — 111,
1970 елда — 131,
1979 елда — 82,
1989 елда — 57,
2002 елда — 59,
2010 елда — 54,
2017 елда — 44 кеше (руслар).