Шул исемдәге оешма органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1905 елның август–сентябрендә Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 2 саны чыга.

Гектографта күбәйтелгән кулъязма басма сыйфатында була.

Авторлары арасында — Г.Исхакый, Г.Баимбәтов.

Юнәлеше

Газета «Хөррият» оешмасының программа карарларын бастыра.

Редакция сәясәттән ерак булган татарларны революцион идеяләрне кабул итүгә әзерләүне төп максат итеп куя.

Газета язмаларында демократик лозунглар, татарларны үз хокуклары өчен актив катнашырга чакыру, самодержавиянең реакцион асылына бәя бирү, аның милли кысрыклау һәм халыкларны бүлү сәясәте яктыртыла.

Урыннарындагы, шул исәптән Саратов, Одесса хәбәрләрен бастыра.

Әдәбият

Низамов И. Хөррият (Татар матбуга­тының онытылган бер сәхифәсе) // Мирас. 1994. № 10;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.