Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Югары Ослан районына керә, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Печище авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Оештырылган вакытыннан авыл “13 лет Октября” колхозы (Печище авылы) 1950 еллар башыннан Киров исемендәге колхоз (Киров исемендәге поселок), 1958 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (Югары Ослан авылы, 1970–1997 елларда “Услонский” совхозы) составында.

Халык саны

1938 елда – 119,
1949 елда – 136,
1958 елда – 189,
1970 елда – 135,
1979 елда – 61,
1989 елда – 13 кеше (руслар),
2002, 2010 һәм 2017 елларда – даими яшәүчеләр юк.