Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Салкын Чишмә исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары (элек Кама заводларына беркетелгәннәр) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1912 елдан), су һәм 4 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2970,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.

Хәзер – Кармалы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Свободный труд” колхозы (беренче – рәисе М.Н.Лазарев) оештырыла. 1959 елда “Свобода” (Кармалы авылы), “Буденновец” (Свердловец поселогы) колхозлары белән “Гигант” (үзәк утары – Кармалы авылы) колхозына берләштерелә.

1997 елдан “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1998 елдан “Кармалы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 1999 елдан “Химкомбинат Агро” акционерлык җәмгыятенең “Кармалы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Кармалы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елларда элеккеге земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1953 елда җидееллык итеп үзгәртелә, 1980 елда Кармалы авылына күчерелә.

Авылда клуб (2017 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), балалар бакчасы (2015 елдан), күпфункцияле үзәк (2017 елдан). Клубта “Вдохновение” рус фольклор коллективы (2021 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Городище авыллыгы (соңгы бронза дәвере, гомумболгар ядкәре) табыла.

Халык саны

1782 елда – 114 ир-ат;
1859 елда – 812,
1897 елда – 1298,
1908 елда – 1347,
1920 елда – 1351,
1926 елда – 1248,
1938 елда – 910,
1949 елда – 678,
1958 елда – 670,
1970 елда – 735,
1979 елда – 552,
1989 елда – 375,
2002 елда – 508,
2010 елда – 540,
2022 елда – 497 кеше (руслар – 90%, татарлар – 6%, чуашлар – 3%).