Эчтәлек

И.П. һәм В.П.Шереметевларның бабасы.

1547–1548 елларда Казанга яуда катнаша, 1548 елның мартында Арча кырында сугыша. Казанның яулап алынуы вакытында (1552) патша полкында бояр балалары йөзлегенең сайланган башлыгы була, Казанны камауда һәм морза Япанча башлыгындагы татар атлы гаскәрен тар-мар итүдә катнаша.

Рус-швед (1554–1557) һәм Ливон (1558–1583) сугышларында була. Казанда 2 нче воевода (1557–1559).

Нахакка гаепләнә, Иван IV әмере буенча үтерелә.

Әдәбият   

Барсуков А.П. Род Шереметевых. СПб., 1881. Кн. 1.                        

Автор — Е.В.Липаков