Зәй шәһәре янында Дала Зәе елгасында гидроузел (су агызу буасы, 2,5 км озынлыктагы өелмә дамба, читкә җибәрүче каналлар) төзү нәтиҗәсендә булдырыла.

Су 1962-1963 елларда җыела. Гадәти биеклектә (73 м) су өслегенең мәйданы 20,5 км2 тәшкил итә, тулы күләме – 63 млн м3, файдалы күләме – 34,8 млн м3, уртача тирәнлеге 3,1 м; озынлыгы 15 км га кадәр (ташу вакытында); иң зур киңлеге 3,2 км.

ГРЭСны техник су белән тәэмин итү ихтыяҗлары өчен файдаланыла.

Кышкы чорда сусаклагычның түбәнге өлеше җылы су килү сәбәпле катмый. Сулык фаунасында балыкларның 18 төре бар. Промысел нигезен корбан балык, чабак тәшкил итә. Үсемлекләр белән туенучы балык төрләре интродуцияләнгән: ак амур, ак һәм чуар ташмаңгай. Карп үрчетелә.

Елга агымы белән йөзмә матдәләр (елына 57 мең т га кадәр) килү сәбәпле, сулык ләмләнә бара. Уртача еллык минеральләшүе 1 г/л дан арта.

Сусаклагыч ярлары буенда ял итү урыннары урнашкан.