Нурлат һәм Аксубай районнары территорияләрендә урманнардан файдалану, аларны саклау, яңадан утырту өлкәсендә идарә эшләрен алып бара.

1931 елда Октябрь урман хуҗалыгы буларак оештырыла. Берничә тапкыр үзгәртелә. 1963–1992 елларда — Октябрь урман сәнәгате хуҗалыгы, 1998 елдан — Нурлат урман хуҗалыгы, 2007 елдан — Нурлат урманчылыгы.

Урманчылыкның гомуми мәйданы 88545 га. 6 урманчылык — Восход (11796 га), Чияле Алан (12133 га), Мамык (16938 га), Тимерлек (17486 га), Тумба (16668 га), Чулпан (13504 га) участокларыннан тора.

Урман белән капланган мәйдан 84478 га, шул исәптән йомшак яфраклы токымнар 65329 га, ылыслылар — 10596 га, каты яфраклылар 8553 га тәшкил итә.

Урман барлыкка китерүче төп токымнар: усак (36,9%), каен (21,6%), юкә (14,1%), имән (8,7%), шул исәптән биек кәүсәле имән (6%), кара зирек (4,6%), нарат (8,4%), чыршы (3,7%) һ.б. Өстенлек итүче урман типлары: сырмавыклы каенлыклар һәм усаклыклар, төрле үләнле юкәлекләр. Урманнарның яшь ягыннан структурасы: яшь урманнар (30,1%), урта яшьтәгеләре (31,7%), өлгереп килүчеләре (18,7%), өлгергәннәре һәм картайганнары (19,5%).

Ел саен 85–100 га мәйданда урман культуралары, 40 га мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен ышыклау утыртмалары булдырыла. Мәйданы 10 га булган питомникта елына 8 млн данәгә кадәр утырту материалы үстерелә.

С.З.Щербаков (1968), М.В.Кузнецов (1999), Р.М.Мәхмүтов (2007) — «РСФСРның (РФнең) атказанган урманчысы» исеменә, А.Н.Семёнов (2002) «ТРның атказанган урманчысы» исеменә лаек була.

Автор — Р.Ш.Ганиев