Эчтәлек

Пицен турындагы күзаллауларда төрле мифологик персонажларның (җен, пәри, урман иясе һ.б.) үзенчәлекләре чагылу «Пицен» сүзен синонимнарга баета.

Кешеләргә ул кулына озын таяк тоткан, җилкәсенә биштәр аскан күркәм карт, чәчләре тузгыган, күкрәкләре салынып төшкән килбәтсез хатын-кыз, төрле җәнлек (мәсәлән, маймыл) кыяфәтендә күренә; хатын-кыз һәм ир-ат тавышлары чыгара, хайван кебек үкерә. Пицен урманда, ташландык аучы йортларында яши.

Урманга кешеләрне алдап алып керә, көрәшкә чакыра. Пицен курку уята. Аны очраткан яисә аның белән көрәшкән кеше сөйләшә алмый башлый (догалар уку — рухка каршы торуның бердәнбер чарасы). Аланда йөргән атларны тотып, аларга утырып чабарга, уйнарга ярата.

Пицен убыр, Шүрәле (кеше үлгәнче аны кытыкларга мөмкин), рус мифологиясендәге урман иясе (леший; урман белән бәйләнеш, кешегә дошмани мөнәсәбәт) белән охшаш.

Әдәбият  

Баязитова Ф.С. Пичен // Себер татарлары. Рухи мирас: Гаилә–көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. К., 2001;

Басимов В. Пицен // Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.

Автор — Ф.И.Урманчеев