Эчтәлек

Сарык тиресен эшкәртү берничә этапта башкарыла. Башта аны өч көн яки аннан да озаграк вакытка суга салып җебетәләр, аннары агач калаклар белән кырып чистарталар. Алдагы этап, тирене агач борыска беркетеп, чалгы пычак белән мездрасын (тиренең эчке ягындагы йомшак ярыны) кырудан гыйбарәт була.

Эшкәртүнең шуннан соңгы этаплары берничә төрле ысул белән башкарыла:

  • 1) сарык тиресенә тоз ышкыйлар да 4 көнгә төреп куялар, аннары юып илиләр;
  • 2) 3–4 көнгә әчеткегә — арыш оны кушып болгатылган суга батырып куялар;
  • 3) камырсыман куе әчетке сылыйлар.

Әчеткәннән соң тиреләрне изеп акбур сибәләр һәм илиләр. Иләү өчен яшь имән, тал яки зирек кайрысы кулланыла. Вакланган кайры өстенә кайнар су коялар, тиреләрне, шуның суынган эремәсенә салып, төнгә калдыралар, алып сыкканнан соң, араларына кайры сибеп чанга тутыралар һәм өсләренә эремә коялар. Чанда тиреләр өч көн тотыла, аларны даими рәвештә әйләндергәләп, эремәне алыштырып торалар. Иләнгән тиреләр киптерелә, кирәк дип табылган очракта, бөгәрләп изелә-йомшартыла, чалгы пычак белән кырыла.

XVIII–XIX йөзләрдә сарык тиресен эшкәртү һөнәрчелеге Казан губернасының Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас, Тәтеш һәм Чистай өязләрендә киң таралган була. Гадәттә, аерым гаиләләр шөгыльләнгән; вакытлыча ялланган кешеләр хезмәте дә файдаланылган. Эш, нигездә, заказга эшләнгән.

Әдәбият  

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIX — начало XX в.). К., 1995.