Тарихы

Поселокка XIX йөзнең беренче яртысында  нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Елховка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 196,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Түбән Наратбаш авыл җирлегенә, 2009 елдан – Буа шәһәре составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Показатель» колхозы оештырыла, 1951 елда Каганович исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1960 елда «Буа» совхозына тапшырыла.

Халкы күбесенчә Буа шәһәре предприятиеләрендә эшли.

Халык саны

1859 елда – 72,
1897 елда – 159,
1910 елда – 159,
1920 елда – 243,
1926 елда – 173,
1938 елда – 200,
1949 елда – 149,
1958 елда – 186,
1970 елда – 182,
1979 елда – 215,
1989 елда – 132 (руслар – 47%, татарлар – 35%),
2002 елда – 109.

2009 елдан халкы Буа шәһәре халкы белән бергә исәпләнә.