Биографиясе

1907 елның 26 августы (8 сентябре), Казан – 1983 елның 27 апреле, шунда ук.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1936 ел).

Студент елларында ук Татар радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире булып эшли.

1936–1940 елларда Әдәбият һәм нәшрият эшләре буенча баш идарә (Главлит) вәкиле, 1940–1946 елларда Татарстан радиокомитеты рәисе.

1950–1953 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

Иҗаты

«Көмеш канат» дигән беренче хикәясе 1934 елда басыла.

Балалар өчен дистәләгән повесть һәм хикәя авторы.

«Маякчы кызы» (1938 ел; русчага тәрҗемәсе «Дочь бакенщика», 1951 ел) повесте – татар әдәбиятында Гражданнар сугышына багышланган иң уңышлы әсәрләрдән берсе.

Г.Ш.Гобәйнең әсәрләрендә сурәтләнгән яшь геройлар һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә биреләләр.

Сугыш елларында тылда авыл балаларының катлаулы тормышын сурәтләгән «Замана балалары» (1945 ел), Ленинград блокадасы вакытында балаларның хәле, совет кешеләренең намуслылыгы, фидакарьлекләре турында «Маратның язмышы» (1956 ел; рус теленә тәрҗемәсе «Судьба Марата», 1963 ел) повестьлары шундыйлардан.

Сугыштан соңгы яшь буынның җилкәсенә төшкән авырлыкларны тасвирлаган «Ләйсән яңгыр» (1961 ел) повесте да Г.Ш.Гобәйгә уңыш китерә.

Революциягә кадәрге Бишбалта бистәсе тормышын чагылдырган «Без үскәндә» (1959 ел; рус теленә тәрҗемәсе «Когда мы росли», М., 1964 ел) повесте тарихи-революцион теманы үз эченә ала.

Г.Ш.Гобәйнең атеистик күзлектән чыгып язган «Коръән серләре» (1967 ел; 3 басма, 1977 ел) исемле әдәби-публицистик повесте да билгеле.

Г.Ш.Гобәйнең – әдәби тәрҗемә өлкәсендә күп эшләгән язучы. Ул татар теленә «Тысяча и одна ночь» («Мең дә бер кичә», 1940 ел) җыентыгын, А.Первенцевның «Честь смолоду» («Намуслы яшьлек», 1950 ел) повестен, А.Толстойның «Пётр Первый» («Пётр патша», 1966 ел) романын һәм башкаларны тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 3 томда. Казан, 1968–69.

Әдәбият

Советские детские писатели: Биобиблиогр. словарь. М., 1961;

Тәрҗеманов Җ. Балалар дөньясы аксакалы // Ялкын. 1977. № 9;

Рахмани Р. Тормыш чынлыгын эзләп // Казан утлары. 1997. № 8.