- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәр докторы (1972), РФАнең мөхбир әгъзасы (1991; 1976 елдан СССР ФАнең мөхбир әгъзасы), ТАССР, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1969, 1975), БР һәм ТР ФАләренең шәрәфле әгъзасы (1991, 1992), СССРның атказанган химигы (1973)
1913 елның 5 гыйнваре, Вятка губернасы Царёвосанчурск шәһәре— 1997 елның 26 марты, Казан.
Пермь (1931–1932) һәм Мәскәү (1933–1935) химия-технология институтларында укый, 1936 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1940 елга кадәр С.М.Киров исемендәге Казан ясалма каучук заводында эшли.
1940–1946 елларда Совет Армиясе сафларында, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елдан Казан химия-технология институтында (бүленеп, 1947–1954 елларда Шкопау шәһәре (Германия), «Буна» химия комбинатында баш инженер, киңәшче), 1957 елдан технология факультеты деканы, 1960–1987 елларда ясалма каучук технологиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта проректор (1961 елдан), ректор (1964 елдан), профессор (1965); 1988 елдан ректор киңәшчесе һәм Эластомерлар эшләү үзәгенең фәнни җитәкчесе.
1982–1987 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Президиумы рәисе.
Тынычлык фонды Советының Татарстан республикасы бүлеге (1966 елдан), Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе (1975–1985), ТАССР ЮСның фәнни-техник прогресс комиссиясе (1983–1988) рәисе.
1966–1971, 1983–1988 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясенә карый. Полимерларны искерүдән саклау өчен фосфорорганик кушылмалар куллану ысулларын өйрәнә. Мономерларны һәм полимерларны фосфорорганик кушылмалар белән тотрыклыландыруның фәнни нигезләрен булдыра, фосфорлы антиоксидантлар, аруга каршы матдәләр, ингибиторлар, стабилизаторлар эшли. Бутадиенның стирол белән сополимерлашуын, винилиденхлоридның бутадиен белән радикаль сополимерлашуын өйрәнә. Полисульфид һәм уретан эластомерларын өйрәнүгә зур өлеш кертә, реакциягә керү мөмкинлеге булган функциональ төркемнәр, шул исәптән озонолиз юлы белән (герметиклар, полимер композицияләр модификаторлары, майларга өстәмәләр һ.б.) олигомерлар синтезлау ысулларын эшли. Синтез стадиясендә һәм кабаттан эшкәрткәндә полисульфид олигомерларны туендырылмаган төрле кушылмалар белән модификацияли. Кирпичников җитәкчелегендә кристаллашуы көйләнелә торган туендырылмаган вальцовкаланучы каучуклар, коелган уретан каучуклар, нефть эмульсияләре деэмульгаторлары сыйфатында кулланылучы этилен оксиды белән изобутилен блоксополимерлары синтезлана; коррозия һәм кокс ясау термополимерлаштыру процесслары ингибиторлары, химик җиһазлар һәм корылмалар өчен коррозиягә каршы капламнар, аппаратларда һәм торбалы үткәргечләрдә тозлар һәм полимерлар утырмаларын булдырмый калу ысуллары эшләнә; төзелеш техникасында, нефть һәм нефть чыгару сәнәгатендә файдаланылучы тиоколлар, полиуретаннарның яңа типлары алына.
Кирпичников «Оргсинтез» ҖБдә, «Түбәнкаманефтехим» АҖ предприятиеләрендә, С.М.Киров исемендәге ясалма каучук заводында, Татарстанның һәм Россиянең башка сәнәгать үзәкләрендә органик синтез продуктларын, каучукларны, полимерларны җитештерүне үзләштерүдә катнаша.
Аның инициативасы белән Казан химия-технология институтында (хәзер Казан технология университеты) яңа факультетлар, кафедралар оештырыла, яңа белгечлекләр: эластомерларны кабаттан эшкәртү технологиясе, химик кибернетика, сәнәгый биотехнология, электрохимия җитештерү, лаклы-буяулы капламнар технологияләре, икенчел материалларны рекуперацияләү, тирән вакуум, суыту техникасы, биоорганик синтез; химия һәм нефть химиясе сәнәгате өчен инженер-икътисадчылар әзерләнә башлый.
Кирпичников химия буенча өлкә һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр — югары сыйныф укучылары өчен «Орбиталь» җәйге химия мәктәбенә нигез салучы (1997 елдан аның исемен йөртә).
Югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы. Уйлап табуга 330 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1989).
Ленин, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, РСФСР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Казанда Кирпичников исемендәге урам бар.
Химия и технология мономеров для синтетических каучуков. Л., 1981 (автордаш);
Полисульфидные олигомеры и герметики на их основе. Л., 1983 (автордаш);
Химия и технология синтетического каучука. Л., 1987 (автордаш).
Член-корреспондент АН СССР, доктор технических наук, профессор, ректор Казанского химико-технологического института П.А.Кирпичников: Биобиблиогр. К., 1982;
Пётр Анатольевич Кирпичников: Избранные труды, воспоминания, материалы. К., 2003.
Автор – В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.