Авылга 1924 елда Кичү авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Кузай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Аппак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авыл “Восход” колхозы (Аппак авылы) составына керә.

Халык саны

1926 елда – 128,
1938 елда – 241,
1949 елда – 151,
1958 елда – 152,
1970 елда – 77,
1989 елда – 10,
2002 елда – 3,
2010 елда – 1,
2015 елда – 5 кеше (руслар, татарлар).