Эчтәлек

Гомер еллары: 1516 ел, Касыйм шәһәре – 1535 елның 25 сентябре, Иске Казан шәһәре.

Җангали – Шәех Аллаһияр хан улы, Шаһгали ханның энесе.

Касыйм ханлыгы тәхетенә Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III тарафыннан утыртыла.

Җангали идарә иткәндә татар полклары рус гаскәрләренең Кырым ханлыгына каршы яуларында (1531) катнаша. 1525 елда Мәскәүдә Австрия илчесе С.Герберштейн белән очраша.

1532 елда Җангали Казан тәхетенә утыртыла. Чынлыкта ханлыкның идарәчеләре карачы бәк Булат Ширин һәм Гәүһәршад ханбикә булалар.

Рус хөкүмәте һәм Казан карачы бәкләре ризалыгы белән 1535 елның июлендә Җангали Нугай Урдасы идарәчесе кызы Сөембикә белән никахлаша.

Бөек кенәз Василий III үлгәч, Булат Ширин җитәкчелегендә Казан феодаллары тарафыннан Җангали тәхеттән төшерелә һәм Иске Казанга сөрелә.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–1864. Ч. 1–2.

Худяков М. Очерки истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Казанская история. М. – Л., 1957.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Л.Измайлов