Гомер еллары: фаразланганча, 1446 ел, Нугай Урдасы – 1519 ел, Бакчасарай шәһәре.

Казанда

Нурсолтан – Мангыт ыругыннан булган нугай бәге Тимер кызы.

1463 елда Казан ханы Хәлилгә кияүгә бирелә. Шул ук елда Хәлил хан үлгәннән соң, тәхеткә аның энесе Ибраһим утыра. Левират йоласы буенча Нурсолтан бикә Ибраһим хатыны була: аңардан ике угыл – Мөхәммәдәмин һәм Габделлатыйф ханнарны тудыра.

Ихтимал, 1485 елдан соң, ягъни тәхет өчен барган көрәштә Мөхәммәдәмин икенче тапкыр (бертуганы Илһам тарафыннан) тәхеттән төшерелгәч, Нурсолтан бикә Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга һәм, Габделлатыйфны үзе белән алып, Бакчасарайга китә.

Мөхәммәдәмин, 1479 елдагы (әтисе үлгән ел) кебек үк, кабат Иван III хөкүмәте яклавына – Мәскәүгә китә.

Бакчасарайда

Кырым илчелек китабында Нурсолтан бикә Миңлегәрәй хан хатыннары арасында «олуг патшабикә» буларак искә алына («тирән акылга һәм характерга ия»). Чибәрлеге, дәүләт эшләрендә, бигрәк тә Мәскәү бөек кенәзлеге белән аркадашлык мөнәсәбәтләрен саклауда катнашып зирәклек күрсәтүе белән аның исеме Алтын Урда, Русь, Төркия, Якын Көнчыгыш илләрендә һәм Мисырда киң таныла.

Мәскәүнең бөек кенәзләренә язган хатларында, үзенең тиңдәш затлылыгын ассызыклап, Нурсолтан бикә төрек солтаны Баязитны «ахирәт-атабыз» дип атый, Иван III гә «агам» (ул аңа – «сеңлем») дип мөрәҗәгать итә.

1494–1495 елларда Нурсолтан бикә 50 кешелек яраннар төркеме белән Согуд Гарәбстанына зур сәфәр кыла, Мәдинә, Мәккә, Мисырда була. Һәркайда зур хөрмәт белән кабул ителә. Мөселманнарның изге шәһәренә хаҗ кылганнан соң, Нурсолтан бикә «хаҗия» дип атала башлый, алга таба ул дипломатик язышуларда имзаларында шул дәрәҗәсен күрсәтә.

Әлеге ерак сәфәрдән кайтканнан соң, Мәскәүнең бөек кенәзе белән мәртәбәле дуслык билгесе сыйфатында, Иван III гә хат юллый һәм, бу гамәлне «ихтирам буш булмасын өчен» кылуын әйтеп, аңа үзе атланып сәяхәткә барган атны бүләк итеп җибәрә.

Дипломатик эшчәнлеге

Нурсолтан бикә тормышының соңгы егерме елы кискен каршылыклы халыкара вазгыять шартларында уза. Ул, бер яктан, Миңлегәрәй хан һәм Иван III, Иван III үлеменнән соң (1505) – Василий III арасында, икенче яктан, алар һәм 1502–1518 елларда Казан тәхетен биләгән улы Мөхәммәдәмин арасында союздашлык мөнәсәбәтләрен саклау өчен сак, уйлап эш йөртергә мәҗбүр була.

1510 елда Василий III ризалыгы белән Нурсолтан бикә Бакчасарайдан Мәскәүгә, аннан улы янына Казанга бара. Мәскәүгә 1510 елның 21 июнендә килеп җитә, бөек кенәз Василий III һәм боярлар тарафыннан зурлап каршы алына. Анда Нурсолтан бикә 20 августка кадәр була, шуннан соң Казанга кузгала, Казанда 9 айдан артык яши.

Бу чорда Мәскәүдә һәм Казанда аның катнашында Мәскәү бөек кенәзлеге белән Казан ханлыгы арасында ныклы татулык мөнәсәбәтләре урнаштыру буенча берничә тапкыр сөйләшүләр булып уза. Шул сәбәпле 1511 елнең 22 июнендә кабат Мәскәүгә килә, зур хөрмәт белән кабул ителә. Анда 6 ай чамасы яши; 1511 елнең 5 декабрендә бөек кенәз илчесе Гучков белән Бакчасарайга китә.

Сәфәрдә Нурсолтан бикәне Миңлегәрәй ханның башка хатыныннан туган улы Сәхибгәрәй солтан озатып йөри. Казанлылар киләчәктә тәхет дәгъвачысы булачак зат белән танышырга тиеш булалар, чөнки Мөхәммәдәминнең дә, Габделлатыйфның да уллары булмый.

Олыгайган ханбикәнең (аңа 65 яшь чамасы була) Мәскәүгә баруы Мәскәү бөек кенәзлеге һәм Казан арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруына булышлык итә: 1507 елның языннан 1521 елга кадәр алар арасындагы татулык бозылмый. Ләкин 1515 елда Миңлегәрәй хан вафатыннан соң Кырым ханлыгы белән Мәскәү кенәзлеге арасындагы мөнәсәбәтләрдә кризис башлана.

1517 елда Кашира шәһәрендә билгесез шартларда Габделлатыйф һәлак була, 1518 елның декабрендә Казанда озакка сузылган авырудан соң 46 яшьлек Мөхәммәдәмин үлә, бер елдан Нурсолтан бикә үзе дә дөнья куя. Шуның белән чыңгызыйларның Казан тәхетендә Олуг Мөхәммәд ханнан башлангыч алган династиясе өзелә.

1521 елда Сәхибгәрәй хан Кырым һәм Казан ханлыклары көчләре белән Мәскәү бөек кенәзлегенә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый.

Әдәбият

Урманче Ф. Идегәй, Нурсолтан, Сөембикә. Казан, 1997.

Ишбулдин әл-Бәкри Б. Татарлар тарихы. Казан, 2003.

Бережков Н.М. Нур-салтан, царица Крымская // Известия Таврической ученой архивной комиссии. Симферополь, 1897. № 27.

Худяков М., Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Сабирзянов Г.С. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. Казань, 1995.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – Г.С.Сабирҗанов