Эчтәлек

Гомер еллары: 1469–1518.

Мөхәммәдәмин – Ибраһим хан һәм Нурсолтан бикә улы. Тәхеткә Мәскәү бөек кенәзе Иван III тарафыннан утыртыла.

1485 елда, хан тәхетенә ирешү өчен, үзенең абыйсы Илһам белән каршылыкка керә. Казанны рус гаскәрләре камап алганнан һәм Илһам хан тәхеттән төшерелгәннән соң, Казан ханлыгы хакимиятенә килә (1487).

Мөхәммәдәмин вакытында Казан ханлыгында Мәскәү протектораты урнаша.

Мәскәүгә бәйлелек татар аксөякләренең хәлен кыенлаштыра. Карачыбәкләрнең фетнәсе нәтиҗәсендә, 1495 елда Мөхәммәдәмин тәхеттән төшерелә, Себер ханзадәсе Мамык хан дип игълан ителә.

Мамык бәреп төшерелгәннән соң, Казан карачыбәкләре яңадан Мәскәү протекторатын таныйлар һәм тәхеткә Мөхәммәдәминнең бертуганы Габделлатыйфны утырталар.

1502 елда Мәскәү гаскәрләре ярдәме белән Мөхәммәдәмин яңадан Казан ханы тәхетенә күтәрелә. Хакимияткә килгәч, ул Мәскәүгә карата сәясәтен кискен үзгәртә, 1505–1507 елларда Рус дәүләтенә каршы сугыш алып бара, Кырым һәм Литва белән бергәләп, русларга каршы коалиция оештырырга омтылыш ясый.

1507 елда Рус дәүләте белән тигез хокуклылык һәм күршеләрчә дуслык шартларында солых килешүе төзи. Әлеге килешү 1508, 1512, 1516 елларда яңартыла.

Мөхәммәдәмин җирдән файдалану буенча берничә реформа үткәрә. Ул идарә иткән чорда Казанда мәчетләр төзелеше һәм ныгытмаларны яңарту бара.

Үзара низаглар һәм Мәскәү белән сугыш куркынычы аны 1518 елда Василий III белән солых килешүе төзүгә һәм Касыйм ханы Шаһгалинең Казан тәхетенә хокукын тануга этәрә.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Казан ханнары. Казан, 1995.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: Межгосударственные отношения в XV–XVI вв. Казань, 1995.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. Казань, 2005.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Л.Измайлов