Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1498/99 ел.

Мамык – Ибакъ ханның энесе. Ибакъ үтерелгәннән соң, Төмән ханлыгыннан куыла.

Төмән олысы сугышчылары һәм нугайлар гаскәре, шулай ук Колмөхәммәд җитәкчелегендәге Казан карачыбәкләре ярдәмендә Мөхәммәдәминне куып, Казан тәхетенә утыра. Нугайларга таянып, карачыбәкләрнең иреген чикләмәкче була.

Хәрби фетнә нәтиҗәсендә казанлылар тарафыннан куыла.

1498 елда Мамык бертуганы Агалак белән Казанга яу оештыра. Үзара көрәш-бәрелешләр вакытында һәлак була.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Казан ханнары. Казан, 1995.

Сибирские летописи. СПб., 1907.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: Межгосударственные отношения XV – XVI вв. Казань, 1995.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. Казань, 2005.

Автор – И.Л.Измайлов