Эчтәлек

Гомер еллары: 1450–1490 еллар тирәсе.

Илһам хан – Ибраһим ханның өлкән улы.

1482 елда Рус дәүләте белән солых төзи. 1485 елда Мәскәү гаскәрләре ярдәмендә Мөхәммәдәмин хан тарафыннан Казаннан куыла.

Шул ук елда Нугай гаскәрләре ярдәмендә тәхетне кайтарып ала.

1487 елда, Иван III гаскәрләре Казанны озак вакыт камап торганнан соң, тәхеттән төшерелә һәм Вологда шәһәренә сөргенгә сөрелә.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Автор – С.Х. Алишев