1930 елда Казан политехник институтының һәм Казан университетының химия факультетлары җирлегендә Казан химия институты буларак ачыла. 1930 елдан А.М.Бутлеров исемендәге Казан химия-технология институты, 1935 елдан С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институты, 1992 елдан Казан дәүләт технология университеты, 2011 елдан – хәзерге исемдә.

Университетның Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә, Яшел Үзән районының Дубровка бистәсендә (химияны тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар өчен лицей-интернат), Кант шәһәрендә (Кыргызстан Республикасы) филиаллары; Мамадыш, Кукмара, Костанай (Казахстан Республикасы), Вьет Чи (Вьетнам Социалистик Республикасы) вәкиллекләре бар. Университетта урта һөнәри уку йортлары: технология көллияте, азык-төлек технологияләре көллияте эшли.

Университет составында инженерлык химия-технология (энергиягә бай материаллар һәм эшләнмәләр; экологик, технологик һәм мәгълүмати иминлек факультетлары); химия һәм нефть машиналары төзелеше (механик; энергетик һәм технологик җиһазлар факультетлары); инновацияләр белән идарә итү (социотехник системалар; сәнәгать сәясәте һәм бизнес-идарә итү факультетлары); нефть, химия һәм нанотехнологияләр (нефть һәм нефть химиясе; химия технологияләре; наноматериаллар һәм нанотехнологияләр факультетлары; полимерлар һәм махсус каучуклар фәнни-тикшеренү институты); полимерлар (каучук һәм эластомерларны эшкәртү һәм эшкәртү технологияләре; пластмасса һәм композитларны эшкәртү һәм сертификацияләү технологияләре, медицина һәм косметикада полимерлар һәм технологияләр факультетлары); азык җитештерү һәм биотехнология (азык-төлек технологияләре; азык-төлек инженериясе факультетлары); җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн (дизайн һәм программа инженериясе; җиңел сәнәгать һәм мода технологияләре факультетлары); идарә итү, автоматизация һәм мәгълүмати технологияләр (мәгълүмати технологияләр; идарә итү, идарә итү һәм автоматлаштыру факультетлары); өстәмә һөнәри белем бирү; өзлексез белем бирүне үстерү институтлары; «Союзхимпромпроект» проект институты; халыкара белем бирү программалары; хәрби уку үзәге факультетлары; проект институты эшли. Университетта 378 югары, урта һәм өстәмә белем бирү программалары тормышка ашырыла.

2018/2019 уку елында Россия һәм чит илләрдән 25 меңнән артык студент һәм аспирант, 3,6 меңнән артык хезмәткәр, шул исәптән 1,2 меңгә якын фән докторы һәм кандидаты исәпләнә.

Фәнни тикшеренүләрне башлап җибәрүчеләр — Казан университетының химия фәнни мәктәбе вәкилләре: А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов, А.Я.Богородский, А.М.Васильев, Г.С.Воздвиженский, А.Ф.Герасимов, Г.Х.Камай, А.И.Луньяк, А.И.Разумов һәм механика мәктәбе вәкилләре: Г.К.Дьяконов, Х.М.Мөштәри, Н.М.Пауткин.

«Вестник технологического университета», «Управление устойчивым развитием», «Компрессорная техника и пневматика», «Образовательные технологии и общество» журналлары, «Технологический университет» газетасы чыгып килә.

Ректорлары: Б.Н.Выропаев (1930–1931), Г.Б.Баһаветдинов (1931–1937), А.М.Васильев (1937), Н.П.Воскобойников (1937–1938), З.Б.Шубин (1938–1939), И.В.Суриков (1939–1941), И.И.Курочкин (1941–1942), А.Е.Переверзев (1942–1944), Г.Х.Камай (1944), Л.М.Козлов (1944–1958), С.М.Кочергин (1958–1959), А.Г.Усманов (1959–1962), А.И.Милютин (1962–1964), П.А.Кирпичников (1964–1988), С.Г.Дьяконов (1988–2007), Г.С.Дьяконов (2007–2017), С.В.Юшко (2017 елдан).