Авылга 1922 елда Дүсем, Ләшәү-Тамак авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Кармалы волостена керә. 1930 елың 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Наратлы авылы белән бергә “Яңа тормыш” колхозы оештырыла.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 62,
1938 елда – 97,
1949 елда – 128,
1958 елда – 80,
1970 елда – 76,
1979 елда – 49,
1989 елда – 36,
2002 елда – 32,
2010 елда – 41,
2015 елда – 46 кеше (татарлар).