- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе, шәркыятьче-тюрколог, тарихчы, публицист, философия докторы (1935), Манчестер университетының (Англия) шәрәфле докторы (1957)
1890 елның 10 декабре, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Көзән авылы – 1970 елның 26 июле, Истанбул шәһәре.
Эмиграциядә: Әхмәдзәки Вәлиди Тоган.
Башта әнисенең бертуганы мәдрәсәсендә (Үтәк авылы), аннары Казанда «Касыймия»дә (1908–1912) белем ала.
«Касыймия» мәдрәсәсендә төрки халыклар тарихын һәм гарәп, төрки әдәбиятларын укытырга калдырыла.Бер үк вакытта 1911–1912 елларда, ирекле тыңлаучы буларак, Казан университеты профессорлары Н.Ф.Катанов, В.А.Богородицкий дәресләренә йөри.
Эмиграциядә вакытта Вена университетын тәмамлый. Казанда уку елларында Вәлиди иҗади эзләнүләрен башлап җибәрә, 1909–1912 елларда аның төркиләр тарихына багышланган берничә мәкаләсе дөнья күрә һәм «Төрек вә татар тарихы» китабы басылып чыга (1912). 1913 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп сайлана.
1913–1914 елларда Фирганә, Бохара шәһәрләренә оештырылган археографик экспедициядә катнаша, соңрак шунда табылган «Котадгу белек» (XI йөз) кулъязмасы тасвирламасын бәян итә. 1915 елдан Уфада «Госмания» мәдрәсәсендә укыта. Шул елның ахырында Дүртенче Дәүләт думасына сайланган мөселман депутатларына ярдәм итү бюросы оештырылгач, шул бюро эшчәнлегендә катнашу өчен Петроградка чакыртып алына. 1917 елгы Февраль ревлюциясен шунда каршылый, Россия мөселманнарының Вакытлы Мәркәз (Үзәк) бюросына әгъза итеп сайлана. Россиядә унитар дәүләт төзүгә каршы чыгучыларның берсе. 1917 елның 28 мартында Петроградтан Ташкентка Төркестан төбәге мөселманнары белән очрашу-аралашу өчен бара. Анда мөселманнарның «Шура-и ислам» корылтаен оештыруда һәм аның эшендә катнаша (Ташкент, 16–23 апрель). Шул җыелыш исеменнән Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаена делегат итеп сайлана. Май аенда Мәскәүдә уздырылган шушы корылтайда Вәлиди башкорт вәкилләре җитәкчесе була. Корылтайда башкорт делегатлары Башкортстан мохтариятын (автономиясен) төзү, башкорт гаскәри берәмлекләрен туплау һәм җир мәсьәләсен хәл итү таләпләре белән чыгалар. Шул көннәрдән соң Вәлиди башкортларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе буларак таныла. 1917 елда Уфада узачак Милләт Мәҗлесенә депутат итеп сайлана. Төп игътибарын Бөтенбашкорт корылтайларын оештыруга юнәлтә: 1917 елның 20–27 июлендә һәм 8-20 декабрьдә Оренбургта, 25–29 августта Уфада корылтайлар уздыра. Башкорт федералистларының оештыру җыелышы әгъзасы. Ш.Манатов белән берлектә Башкорт Шурасын оештыра. Үзәктә Октябрь революциясе игълан ителгәннән соң, ноябрь урталарында Оренбургта Башкорт автономиясе төзелә, аның рәсми рәисе итеп Ю.Бикбов, хәрби һәм эчке эшләр җитәкчесе итеп Вәлиди билгеләнә; 1917–1919 елларда мөстәкыйльлеккә омтылган бу мохтариятның фактик җитәкчесе Вәлиди була. Башкорт гаскәри берәмлекләре оештырыла, алар баштарак атаман А.И.Дутов, аннары адмирал А.В.Колчак армияләре составында совет гаскәрләренә каршы көрәшәләр. 1919 ел башында Вәлиди Совет хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара. РСФСР җитәкчеләре Башкорт Автономияле Республикасын төзү шартына килешкәч, 1919 елның февралендә Вәлиди Советлар ягына чыга. 1919 елның февраленнән 1920 елның июнь урталарына кадәр Башкорт революцион комиссиясе рәисе, РКП(б) әгъзасы була (өзеклекләр белән). Үзәк хакимиятнең Башкорт Республикасының элек килешенгән вәкаләтләрен чикләү сәясәте белән риза булмаган башкорт хөкүмәте фетнәсеннән соң Вәлиди Төркестанга китә. Урта Азия халыкларының Совет хакимиятенә каршы алып барган көрәшендә катнаша. 1921 елдан «Төркестанлылар милли берлеге» рәисе. РСФСР составында төрки халыкларның киң хокуклы милли автономияләрен төзү кирәклеге турында Совет хакимияте җитәкчеләренә берничә хат юллый (РКП(б) ҮК, В.И.Ленин һ.б. исеменә).
1923 елдан эмиграциядә, анда, нигездә, укыту һәм гыйльми эш белән генә шөгыльләнә. 1923 елның мартында Иранның Мәшһед шәһәрендәге Рауза китапханәсендә борынгы кулъязмалар, шул исәптән Ибне Фазланның сәяхәтнамәсе нөсхәсен таба һәм аларны тикшерә. 1925–1927 елларда Төркия Республикасы Мәгариф министрлыгында эшли (Әнкара).
1927–1932, 1939–1944, 1948–1970 елларда Истанбул университеты укытучысы, профессоры. 1935–1937 елларда Германиянең Бонн һәм 1938–1939 елларда Гёттинген университетлары профессоры.
1944 елда, Төркиядә СССРга каршы төркичелек эшчәнлеге алып баруда гаепләнеп, Төркия хакимияте тарафыннан кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1,5 ел үткәч төрмәдән чыгарыла һәм аклана. 1948 елдан генә укыту эшчәнлеген дәвам иттерү мөмкинлеге тудырыла.
1953 елдан Истанбул университеты каршында ачылган Ислам тикшеренү институты җитәкчесе.
Иран мәгариф җәмгыятенең Беренче дәрәҗәле әгъзасы (1951), Австриянең Хаммер-Пургшталь исемендәге җәмгыяте әгъзасы.
Хезмәтләре, башлыча, төрки халыклар тарихына һәм мәдәниятенә карый. Истәлекләр авторы.
Кыскача төрек-татар тарихы. Казан, 1912.
Воспоминания. М., 1997; 2 нче басма. Казан, 1917; 3 нче басма. Казан, 1992.
On yedi kumalti sehri ve Sadri Maksudi Bey. Ist., 1934.
Ibn Fadlan‘s Reisebericht. Leipzig, 1939.
Turk Tarihine Methal. Ist., 1941.
Tarihte usul. Ist., 1941.
Umumi Trk tarihine giris. Ist., 1946.
Bugunku Turkili (Turkistan) ve Jakin Tarihi. Ist., 1942–1947.
Hatiralar. Ist., 1969.
Trklugun mukadderati uzerine. Ist., 1970.
Kur‘an ve Trkler. Ist., 1971.
Ахмед Заки Валиди Тоган (1890-1990): Материалы к изучению жизни и творчества. Уфа, 1990.
Ахмедзаки Валиди Тоган (учёный, политик, личность) // Судьба и наследие башкирских учёных-эмигрантов. Уфа, 1995.
Байкара Тунджер. Заки Валиди Тоган. Уфа. 1998.
Jansky H. Ahmet Zeki Velidi Togan. Dogum Jili Munasebetiyle Zeki Velidi Togan Armagan. Ist., 1950–1955.
Bergdoldt F. Der geistige Hintergrund der turkischen Historikers Ahmed Zeki Velidi Togan (nach seinen Memorien). Berlin, 1981.
Автор – И.Р.Таһиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.