Евразия һәм Төньяк Американың урман зонасында таралганнар. Агачта яшәүгә җайлашкан, типик урман кошлары. Аяклары кыска, озын бармаклы һәм очлы тырнаклы (ике бармагы алга, икесе артка караган); агачта хәрәкәтләнгәндә терәк булып хезмәт итүче нык томшык һәм көчле муен мускулатурасы, шулай ук каты каурыйлы койрык тукранга азык эзләгәндә яки оя өчен куыш корганда кайры һәм агачны чукып тишәргә мөмкинлек бирә. Теле озын, юка.

ТР территориясендә 8 төре очрый: ысылдавык кош (Jynx torquilla), яшел тукран (Picus viridis), чал тукран (P. canus), кара тукран (Dryocopus martius), чуар, яки зур чуар тукран (Dendrocopus major), ак сыртлы тукран (D. leucotos), кечкенә яки кечкенә чуар тукран (D. minor), өч бармаклы тукран (Picoides tridactylus).

Күп санлысы һәм иң киң таралганы — зур чуар тукран. Каурый капламы каралы-аклы бизәкле, кызыл аскойрыклы һәм башы артында кызыл тап (олы ата затларда) булган хәрәкәтчел кош. Нигездә, ылыслы һәм катнаш урманнарда, ш.у. елга тугайларында, шәһәр парклары, агачлык, бакчаларда яши. Җәйге чорда, башлыча, кабыгашарлар, коңгыз личинкалары, гусеницалар һәм кырмыскалар, көз ахырында һәм кышын ылыслы токымнарның орлыклары белән туклана. Саны буенча ак аркалы тукран зур чуар тукраннан калыша. Ул берникадәр зуррак, койрык өслеге һәм аркасының түбәнге өлеше ак каурыйлы. Катнаш һәм яфраклы урманнарда яши. Фәкатъ карт агачларның кабыгы астында яшәүче бөҗәкләр һәм аларның личинкалары белән генә туклана.

Кечкенә чуар тукран чыпчыктан аз гына зуррак, 28–30 г авырлыкта. Төсе буенча нәкъ зур чуар тукран. Елга үзәннәрендә, таллыкта, зиреклек, имәнлек, юкәлекләрдә, чикләвеклекләрдә очрый. Фәкатъ бөҗәкләр һәм аларның личинкалары белән туклана.

Өч бармаклы тукран — тайга урманнарының типик кошы, ТР территориясендә бик сирәк, күбесенчә күчү чорында очрый. Раифа урманында һәм Биектау районы чыршылыкларында билгеләнгән. Үзенчәлекле билгеләре — өч бармаклы аяклар һәм ата кошлардагы алтынсу-сары бүрекчек.

Чал тукран һәм яшел тукран үзара бик охшаш. Ике төрендә дә гәүдәләренең өске өлеше яшел төстә һәм, аермалы буларак, яшел тукранның маңгаеннан баш чүмеченә кадәр, томшыгыннан яңагы буйлап кызыл буй үтә. Ата чал тукранның маңгае кызыл сызыклы, ана кошларда ул юк. Чал тукран — ТРның бөтен территориясендә, яшел тукран, гадәттә, Идел алдында гына очрый. Ике төре дә кырмыска һәм аларның личинкалары белән генә диярлек тукланалар, телләре бик озын, 12 см га җитә.

Апрель башында тукран оя корырга тотыналар, аларны җирдән 2–10 м биеклектә карт агач куышларын чокып ясыйлар. Май башында ана кошлар 2–7 йомырка сала. Ата һәм ана кошлар икесе дә чиратлашып 12–13 көн дәвамында утыралар. Йомыркадан чыгып берәр ай үткәч, кош балалары ояны ташлыйлар һәм 2–3 атна урманда ата-аналары белән күчеп йөриләр.

Өч бармаклы тукран, яшел тукран һәм чал тукран ТРның Кызыл китабына кертелгән

Яшел тукран

Чал тукран

Өч бармаклы тукран

Чуар тукран

Яшел тукран