Биографиясе

1898 елның, Таврия губернасы, Днепр өязе Алёшки шәһәре – 1975 ел.

Ростов-Дон химия-технология техникумын тәмамлый (1932 ел).

1911–1918 елларда «Галея», «Дмитрий Донской» җилкәнле судноларында, «Рома», «Король Альберт» пароходларында матрос булып хезмәт итә.

Гражданнар сугышында катнаша.

1924–1939 елларда Ростов-Дон шәһәрендә Октябрь Революциясе исемендәге заводта эшли (1933 елдан директор). 1939–1942 елларда – Ленинград лак һәм буяулар заводы, 1942–1943 елларда – 2 нче завод (БАССРның Шафраново станциясе), 1943–1944 елларда – Жилёво химия заводы (Мәскәү өлкәсенең Жилёво станциясе), 1944–1946 елларда Горкино химия заводы (Ярославль өлкәсенең Горкино станциясе) директоры.

И.М.Диденко – Казан резина-техник эшләнмәләр заводы төзелешен оештыручы, 1946–1963 елларда аның директоры.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.