Биографиясе

1834 елның 21 августы – 1892 елның 29 декабре, Ницца шәһәре, Франция; Казанда җирләнгән.

Дворян нәселеннән.

Дворяннар полкында курс (1853 ел, Санкт-Петербург), Генераль штабның Николай исемендәге академиясен (1859 ел) тәмамлый.

1853 елдан хәрби хезмәттә.

1854–1855 елларда (Кырым сугышы елларында) Севастополь оборонасында, 1863 елда поляклар күтәрелешен бастыруда катнаша.

1865 елдан Генераль штабның «махсус эшләр һәм гыйльми шөгыльләр» Баш идарәсендә хезмәттә. Соңыннан Дала-чүлләрне билгеләү-бүлүне законлаштыру комиссиясе составында Төркестанга җибәрелә.

1867–1869 елларда Төркестан генерал-губернаторы канцеляриясе башлыгы (Ташкент).

Коканд ханлыгын һәм Бохара әмирлеген яулауда, Россиянең Урта Азиядәге биләмәләрендә административ реформалар уздыруда катнаша.

1870–1877 елларда Юллар министрлыгында; 1871 елдан Гомуми эшләр департаменты директоры.

Кара диңгез һәм Азов диңгезе ярларында тимер юллар һәм портлар төзү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

1877–1878 елларда Тургай өлкәсендә хәрби губернатор.

1878–1880 елларда Одесса шәһәре башлыгы.

1880–1882 елларда Казан губернаторы.

Ул идарә иткәндә Казанда музыка мәктәбе ачыла (1881 ел), беренче телефоннар куела.

«Волжско-Камское слово» газетасын чыгаруга булышлык итә (1881–1882 еллар).

Рус География һәм Табигать, антропология, этнографияне сөючеләр җәмгыятьләренең хакыйкый әгъзасы.

Н.А.Северцов 1873 елда Азиядәге хайваннарның бер төрен (Ovis Heinsii), В.Ф.Ошанин Зәрәүшан үзәнендә яшәүче ярымкаты канатлы бөҗәкләр төрен (Pa­lethrocoris Heinzii) А.К.Гейнс исеме белән атыйлар.

Хезмәтләре Төркестан географиясенә, Россиянең социаль-икътисади проблемаларына һәм дәүләт төзелешенә карый.

Мемуарлар авторы.

Хезмәтләре

Собрание литературных трудов: В 3 т. СПб., 1897.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Либерал во главе Казанской губернии: Александр Константинович Гейнс // Гасырлар авазы - Эхо веков. 1998. № 3/4.

Автор – Е.Б.Долгов