Эчтәлек

Биографиясе

1925 елның 14 гыйнвары, Минзәлә кантоны Актаныш авылы — 2004 елның 26 июне, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1957).

1954–1959 елларда КПССның Актаныш райкомы пропагандисты, китапханә мөдире.

1959–1960 елларда КПССның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы.

1960–1962 елларда, хезмәт ияләре депутатларының Әлмәт район советы башкарма комитеты, 1965–1973 елларда Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты рәисе.

1973–1979 елларда ТАССР МСның Хезмәт идарәсе башлыгы.

1979–1985 елларда ТАССРның Дәүләт хезмәт комитеты рәисе.

1985–1987 елларда ТАССР ЮС Президиумының кабул итү бүлеге мөдире. Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов