Фаразланганча, сәүдәгәр Яушевлар татар бәкләре Яушевлар нәселеннән башлангыч ала. XVIII йөзнең 2 нче яртысында — XIX йөз башында Казан губернасыннан Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе һәм Оренбург губернасының Троицк өязе территорияләренә күчеп утыралар.

Сәүдәгәр Яушевлар нәселеннән иң танылганнары:

1) Гайса Мөхәммәдйосыф улы (? – 1870), 1 нче гильдия сәүдәгәр. 1852–59 елларда Троицк шәһәрендә күн һәм сабын кайнату заводларына нигез сала. 1850 елларда Троицк шәһәр ратушасы ратманы. 1839 елда Троицк сәүдәгәрләре белән бергә шәһәрдә Гостиный двор ачу өчен тырыша. 1863 елда 3 нче җамигъ мәчет төзелешенә зур күләмдә акча иганә кыла.

2) Аның балалары: Әхмәтҗан Гайса улы (1818 ел – 1875 елның 5 феврале), 1 нче гильдия сәүдәгәр, сабын кайнату заводы хуҗасы. 1872–1875 елларда Троицк шәһәр думасы гласные; Мөхәммәдлатыйф Гайса улы (1847–1885, Троицк), 1 нче гильдия сәүдәгәр. 1880 елдан Троицк шәһәр думасы гласные.

3) Бертуганнар: Габделвәли Әхмәтҗан улы (1840 елның 12 марты, Троицк — 1906 елның 13 сентябре, шунда ук), 1 нче гильдия сәүдәгәр. 20 йөз башында Орск, Троицк, Чиләбе, Ташкент шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча 5 предприятие хуҗасы була. 1894–1895 елларда аның акчасына Троицкида 6 нчы җамигъ мәчет һәм аның каршында уку йортлары комплексы төзелә. 1888 дән Троицк шәһәр думасы гласные. Троицк мөселман хәйрия җәмгыяте рәисе (1901 елдан). Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае эшендә катнаша (1905, Түбән Новгород шәһәре). Аның кызы Фатиха (кияүдәге фамилиясе Аитова) 1897 елда үз хисабына Казанда ярлы гаиләләрдән чыккан кыз балалар өчен башлангыч мәктәп, аннары татар хатын-кызлары гимназиясе ача (кара Аитова Фатиха гимназиясе); Муллагали Әхмәтҗан улы (? – ?), 1 нче гильдия сәүдәгәр, коммерция советнигы. 1910 елда Троицк өязендә 1131 дисәтинә җир били. 1814–1817 елларда Троицк өяз земство җыены гласные. Троицк мөселман хәйрия җәмгыяте рәисе (1907–1917). 1909 елда — Кустанай шәһәренең Мөселман хәйрия җәмгыятен, 1914 елда башлангыч уку йортларында тәрбияләнүчеләргә химаячелек итү өчен Троицк «Өчьяфрак» («Трилистник») җәмгыятен оештыручыларның берсе. Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае эшендә катнаша (1906, Санкт-Петербург). Троицкида «Вазифа» мөселман ир-ат укытучылар семинариясен ачуга акчалар (1915), Санкт-Петербургта җамигъ мәчет төзелешенә 1 мең сум акча иганә кыла. 1917 елдан Владивосток шәһәрендә яши, соңрак Харбин шәһәренә (Кытай) күчә; Мөхәммәдшәриф Әхмәтҗан улы (? – 1906 ел), 1 нче гильдия сәүдәгәр. Оренбург төрмәләр буенча химаячелек комитетының Троицк өяз бүлеге директоры. 1893 елда бертуганнар «Г.Ә. Яушев һәм бертуганнар» сәүдә йорты оештыралар, аның үзәк конторасы Троицкида, филиаллары Мәскәүдә, Чиләбедә, Кустанайда, Ташкентта, Варшавада (Польша патшалыгы), Голҗа (Кытай), шулай ук Оренбург губернасының Кучкар посёлогында, Җидесу өлкәсенең Токмак авылында була. Азык-төлек, тукымалар белән сату итәләр (1895 елда тукымалар сату буенча еллык әйләнеш 4.3 млн сум тәшкил итә). 1910–1913 елларда Кустанайда, Ташкентта, Троицкида һәм Чиләбедә сәүдә пассажлары төзиләр. Троицкида күп кенә предприятиеләр (терлек мае эретү һәм йон юу биналары, сугым урыннары, чәй төрү фабрикасы), Оренбург губернасында зур җир биләмәләре, Сыр-Дәрья өлкәсендә мамык плантацияләре һәм 2 мамык чистарту заводы хуҗалары булалар. Хәйриячелеккә, мәгариф үсешенә, мөселман дини учреждениеләре төзелешенә һ.б.га шактый күләмдә акчалар иганә кылалар. Троицкида алар акчасына «Сөембикә» мөселман кыз балалар мәктәбе ачыла, хатын-кызлар мәдрәсәсе төзелә.

4) Бертуганнар: Муллахмәт Латыйф улы (?–?) һәм Мулламөхәммәт Латыйф улы (?–?), 1 нче гильдия сәүдәгәрләр, нәселдән күчмә мактаулы гражданнар. Троицкида «Яушев Л.Г. варислары» сәүдә йорты оештыралар, 1897 елда күн заводы ачалар. Троицкида һәм Ташкентта мануфактура товарлары белән сәүдә итәләр. (1895 елда сәүдә әйләнеше якынча 500 мең сум тәшкил итә).

5) Мөхәммәтгали Габделвәли улы (?–?), сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе. Троицкида мануфактура товарлары белән сату итә. Троицк өязендә 811 дисәтинә җирләре була. 1911–1913 елларда Троицк мөселман хәйрия җәмгыятенең идарә әгъзасы, 1914–1917 елларда Троицк шәһәр думасы гласные. Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае эшендә катнаша (1906, Санкт-Петербург).

6) Габделлатыйф Мөхәммәдшәриф улы (?–?), 1 нче гильдия сәүдәгәр. Троицк мөселман хәйрия җәмгыятенең идарә әгъзасы (1911–1913). Троицкида «Нәҗат» түләүсез мөселман китапханәсе ачуны башлап йөрүчеләрнең берсе, Троицк мәгърифәт тарату җәмгыяте рәисе. Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтае эшендә катнаша (1917, Казан), финанс комиссиясе составына сайлана. Милләт Мәҗлесе депутаты, финанслар ведомствосы әгъзасы. Октябрь революциясеннән соң, Яушевлар гаиләсенең күпчелек вәкилләре чит илгә эмиграциягә китә. Троицк, Чиләбе һ.б. кайбер шәһәрләрдә, архитектура истәлеге буларак, сәүдәгәр Яушевларның сәүдә йортлары биналары сакланып калган.

Чиләбе шәһәре. Бертуган Яушевларның сәүдә пассажы. 1911–1913 еллар

ХХ гасыр башы фоторәсеме