Биографиясе

1955 елның 30 августы, Казан — 2002 елның 5 ноябре, шунда ук.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1979), 1981–2002 елларда, бүленеп, шунда ук эшли, 1995 елдан зоогигиена кафедрасы мөдире, 1999 елдан кафедра профессоры.

1984–1988, 1992–1995 елларда Бөтенсоюз ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (Казан).

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре авыл хуҗалыгы терлекләрендә микотоксикозларга диагноз кую һәм авыруларны кисәтү ысулларын эшләүгә карый.

Хезмәтләре

Биогеоценотические аспекты зоогигиенической оценки аграрного ландшафта. К., 1996; 

Ветеринарная экология: Учеб. пособие. М., 2002 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.

Автор — Р.Г.Госманов