Акушерлык һәм гинекология буенча фәнни тикшеренүләр Казанда В.С.Груздев җитәкчелегендә башлана. Ул дөньяда беренче булып 1913 елда сары бизнең эпителиаль чыгышын исбатлый, ул шулай ук шешләр һәм яман шешләрне өйрәнә.

Н.Н.Феноменов акушерлык җиһазларын уйлап таба һәм камилләштерә (1890–1900).

И.Ф.Козлов операция һәм бала тудыру вакытында тәннең аерым урынына анестезия ясау ысулларын тәкъдим итә (1930).

Хатын-кызның балага узмауын Р.Г.Бакыева, З.Н.Якупова (П.В.Маненков җитәкчелегендә) өйрәнәләр; алар гинекологик операцияләр вакытында аерым урынга анестезия ясау ысулын гамәлгә кертәләр, бала булмауны, акушерлыкта кан китүләрне тиз дәвалау ысулларын тәкъдим итәләр.

И.В.Данилов, Х.Х.Мещеров, З.Ш.Гыйләҗетдинова акушерлык-эндокринология ярдәме, эндокринология һәм генетика мәсьәләләрен өйрәнәләр.

Л.А.Козлов җитәкчелегендә галимнәр ясалма җиңсә булдыру мәсьәләсе өстендә эшлиләр.

Б.Г.Садыйков, Д.П.Игнатьева яралгы һәм ананың резус-яраклашмау мәсьәләсен (резус-конфликтлы йөклелек) өйрәнәләр, авыру көчәюен булдырмау ысулларын тәкъдим итәләр. Операциядән соңгы авыртуларны булдырмау, акушерлыкта кан китүләргә тикшеренүләр үткәрү, критик халәтне интенсив дәвалау, акушерлык һәм гинекологиядә лазер нурлары һәм югары энергияләр куллану мәсьәләләре Казан медицина университеты галимнәренең беренче чираттагы эшләре булып санала.