Татарстан Республикасында хәзергәчә эшләп килүче казна дәүләт предприятиеләренең иң элеккесе.

РФдә пироксилинлы дарылар һәм төрле максатлар өчен билгеләнгән дарылы ату зарядлары әзерләү һәм эшләп чыгару буенча әйдәп баручыларның берсе.

Оешуы

Төркия белән сугышка әзерлеккә бәйле рәвештә, Екатерина II нең Махсус фәрманы белән, Казан дары заводы буларак, 1786 елда төзелә башлый. Артиллерия һәм фортификация баш коллегиясе карамагында була, 1804 елдан Хәрби министрлыкка карый. Казан янындагы Ягодный авылында 46 дис. җирдә 20 дән артык производство бинасы, шул исәптән ат көченә көйләнгән 5 бегун (авыр тегермән ташлары) фабрикасы төзелә.

1788 елның 24 июнендә завод тулы көченә эшли башлый, шул ук елда 5,5 мең потка якын дары бирә. Баштарак туп, мушкет һәм винтовка өчен төтенле (кара) дарының 3 сорты чыгарыла. Дарыны бегуннар астында вакланган селитра, күкерт һәм агач күмереннән алалар, аннары алар агач мичкәләрдә катнаштырыла, бөртекләнеп тыгызлана һәм ялтыратыла. Нигездә җирле чимал файдаланыла. Завод бары җәйге чорда гына эшли, чөнки янгын куркынычы булу сәбәпле, ягылмый һәм яктыртылмый.

Соңрак елларда киңәюен дәвам итә һәм эшләп чыгару күләмнәрен арттыра, сугышлар барганда иң зур күләмгә ирешелә: рус-француз сугышы вакытында (1798–1814) елына 30 мең потка кадәр, Кырым сугышы чорында (1853–1856) елына 60 мең потка кадәр дары җитештерелә. 1870 еллар башында рекрут бурычын үтәтүгә нигезләнгән мәҗбүри хезмәттән ирекле яллы хезмәт куллануга күчә. 1885–1888 дә электрлаштырыла (губерна сәнәгатендә беренче булып), механик җиһазлар белән тәэмин ителә, барлык производство биналары кирпечтән салына; эшләүчеләр саны 550 кешегә җитә. Заводның 100 еллыгы уңаеннан завод архитекторы И.П.Котелов проекты буенча Баш капка корыла, соңрак ул Юбилей аркасы («Кызыл капка») атамасын ала.

Үзгәртеп кору

Армия һәм флотны яңартып коралландыруга бәйле рәвештә, 1891–1894 еллардагы тамырдан үзгәртеп корудан соң, завод нитроцеллюлозадан (пироксилиннан) тагын да куәтлерәк төтенсез дары җитештерүгә күчә. Завод составында пироксилин һәм дары бүлекләре оештырыла. Технологик процесс азот кислотасы һәм эфирлар алудан тора. Күкерт кислотасы белән Казан химия заводы Ушков П.К. һәм Ко тәэмин итә.

Беренче бөтендөнья сугышы чорында завод Россия армиясе тарафыннан кулланылган дарының иң зур өлешен җитештерә. 1916 елда анда 10 меңгә якын кеше эшли, 271 мең пот продукция эшләп чыгарыла. 1915–1917 елда проект егәрлеге елына 168 мең пот булган 2 нче завод төзелә. 1917 елның августында иске завод янгын нәтиҗәсендә юкка чыга. Гражданнар сугышы елларында предприятие Кызыл Армияне дары белән бердәнбер тәэмин итүче булып кала. 1922 елда ул «В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт дары заводы» исемен ала, 1927 дән — В.И.Ленин исемендәге 40 нчы завод.

Капиталь үзгәртеп кору

Масштаблы төзелеш һәм иң яңа (шул исәптән чит илдән кертелгән) югары җитештерүчән җиһазлар нигезендә капиталь үзгәртеп кору заводта 1930 елларда тормышка ашырыла, шунда ук технологик процесслар да шактый камилләштерелә. Целлюлоза алу өчен мамык урынына кәгазь кулланыла башлый, бөтен дарылар тасма формасыннан 7 каналлы бөртек формасына күчерелә, ул исә бик яхшы баллистик үзлекләргә ия була, чимал (эреткеч) чыгымын 35% ка киметергә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 2 тапкыр күтәрергә мөмкинлек бирә. Предприятиенең кислотага чыдам материалларга ихтыяҗын тәэмин итү максатында, СССРда беренче тапкыр ферросилид (кремнийлы чуен) эшләнмәләр әзерләү цехы оештырыла. 1940 ның башында яңа төр продукция, технологияләр һәм махсус җиһазлар әзерләү өчен завод каршында СССР НКВДсы махсус отрядының 40 нчы Махсус техник бюросы (ОТБ-40) төзелә.

Мобилизация планы

Бу чорда һәм Бөек Ватан сугышы елларында заводта реактив («катюшалар»), зенит, үзйөрешле, диңгез артиллериясе һ.б. иң яңа системаларга дарылар һәм зарядларның күп төрле маркалары җитештерелә. Мобилизация планы нигезендә куәтләрен арттыра барып, завод 1944 елда 28 мең т дары эшләп чыгара. Фронтка җибәрелгән зарядларның тулай күләме (млн данә): реактив снарядлар өчен — 1 дән артык, зенит һәм үзйөрешле артиллерия өчен — 23, гаубицалы артиллерия өчен — 5, туплы кыр артиллериясе өчен — 18, диңгез артиллериясе өчен — 0,6, авиация кораллары өчен — 93, винтовка патроннары өчен — 3924. 1941–1943 елларда илдәге башка тиңдәш предприятиеләрне чимал (коллоксилин) белән тәэмин итә. Дәүләт Оборона Комитеты планнарын даими арттырып үтәп, завод сугыш вакытында СССР сугыш кирәк-яраклары халык комиссариаты предприятиеләренең Бөтенсоюз социалистик ярышында 10 мәртәбә җиңүче була.

Сугыштан соңгы модернизация

Сугыштан соңгы елларда предприятиене модернизацияләү дәвам итә (1949–1965 елларда исеме — 673 нче п/я (почта ящигы) оешмасы, 1965 елдан — В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводы). Тармакта беренче тапкыр азот кислотасы, нитроҗепселләр алу, дары әзерләүнең автоматлаштырылган өзлексез технологияләре эшләнә һәм гамәлгә куела, бу производство циклын 10 тапкыр, чимал чыгымнарын 2,5–5 һәм эшләүчеләр санын 2,5–3 тапкыр кыскартырга мөмкинлек тудыра. 1953 елда завод нигезендә яңа оборона предприятиеләрен проектлаштыру буенча 1 нче союзкүләм махсус дәүләт проект институты филиалы ачылу белән, завод тармакның әйдәүче оешмасына әверелә — биредә стандарт булмаган химия җиһазлары эшләнә һәм башка дары заводлары өчен технол. процесслар әзерлек уза, беренче булып чималлар һәм эшләнмәләрнең яңа төрләре үзләштерелә, шул исәптән СССРда беренче тапкыр танк артиллериясе өчен янып бетүчән гильзалар эшләү башлана.

Оборона максатлары өчен билгеләнгән продукция җитештерү буенча цехлар комплексы күкерт, азот кислоталары, нитроҗепселләр, этил эфиры, спиртларны ректификацияләү, очучан эреткечтәге пироксилинлы дарылар, зарядлар производствосы һәм тутыру җиһазлары цехларын эченә ала.

Халык куллануы товарларын җитештерү

Төп җитештерүне үстерү белән бер үк вакытта химия продукциясен гражданлык максатларында массакүләм эшләп чыгару цехлары ачыла: нитроэмаль һәм нитролаклар, эреткечләр, келәйләр, целлулоид уенчыклар һәм галантерея, ясалма тукымалар, люминесцентлы яктырткычлар (шул исәптән Бразилиягә экспорт өчен), мебель, азык спирты һәм аракы (1966 елга предприятиедә эшләнгән продукциянең 76% ын халык куллануы товарлары тәшкил итә). 1975 елда завод химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтларының Шостка (Украина) һәм Ташкент шәһәрләрендәге филиаллары белән бергә В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү берләшмәсе составына керә һәм баш предприятие булып китә.

Берләшмә оборона продукциясенең яңа төрләрен эшләү һәм җитештерү, автоматлаштырылган технологик процессларны, роботлар техникасын әзерләү белән шөгыльләнә; 1980 елларда синтетик күн җитештерү буенча зур цех, махсус конструкторлык-технология бюросы файдалануга кертелә, ярдәмче авыл хуҗалыгы оештырыла, аучылык дарылары, олеин кислотасы, линолеум, идән өчен келәмле каплам (ворсанит), обойлар, җепселле тутыргыч, лаклы коллоксилин җитештерү үзләштерелә.

1990 елларда оборона заказлары кимү сәбәпле, предприятиене өлешчә конверсияләү гамәлгә ашырыла, халык куллануы товарларының яңа төрләрен: металл түбә ябу материалы, брезент эшләнмәләр, плёнка материаллары эшләп чыгару оештырыла. Ферросилид эшләнмәләрне массакүләм җитештерү җайга салына (насослар, краннар, вентильләр, торбалар, фасонлы эшләнмәләр).

1992 елда завод В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт фәнни-җитештерү предприятиесе итеп үзгәртелә, 2002 елда федераль фәнни-җитештерү үзәге статусы ала. 2003 елда аның составыннан хәзерге исемдәге федераль казна предприятиесе аерылып чыга, аңа оборона эшләнмәләре җитештерү буенча куәтләр тапшырыла (бөтен төп фондларның 90% ы).

Төп продукция: ату һәм артиллерия коралларының бөтен төрләре, аучылык, спорт һәм төзелеш-монтаж патроннары өчен пироксилинлы дары һәм зарядлар, нитроцеллюлоза, лаклар, эмальләр, эреткечләр, линолеум, чуен коелмалар, ферросилидтан эшләнмәләр һ.б. Төсле ялкынлы дарылар һәм пиротехник әйберләр эшләп чыгару үзләштерелә.

Бүләкләре

Предприятие Хезмәт Кызыл Байрагы (1966), Октябрь Революциясе (1976), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары белән бүләкләнә. Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була; шул исәптән Социалистик Хезмәт Герое исеме — 3, Дәүләт бүләге 6 кешегә бирелә.

Җитәкчеләре

Подполковник, кенәз С.М.Баратаев (1786–1787), подполковник Баннер (1787–1798), генерал-майор Реслейн (1806–1826), генерал-лейтенант Табеньков (1836–1847), генерал-майор М.М.Свечников (1857–1876), С.Ф.Ефимов (1876–1882), М.И.Шатилов (1882–1885), В.В.Лукницкий (1885–1917), В.Шнегас (1918–1919), А.Жарко (1919–1924), Е.Микитон (1932–1936), Д.Равич (1936–1937), М.Федосеев (1937–1938), А.Якушев (1938–1939, 1941–1942), К.Иоффе (1939–1941), В.Ивченков (1942–1944), В.Мосин (1944–1947), Н.А.Борисов (1947–1952), В.С.Сластников (1952–1955), А.В.Грязнов (1955–1957), С.Г.Богатырёв (1967–1994), Ф.Ф.Газизов (1994–1997), С.Э.Межерицкий (1997–2003), Х.З.Гыйниятов (2003–2017), А.Б.Лившиц (2017 елдан).

Әдәбият

Глинский В.С. 100 лет Казанского порохового завода. СПб., 1888;

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине: Казанский пороховой завод. К., 1998;

Садыков Ф. Заряды для «Катюш» изготовляли девушки Заречья // Эхо веков. 2000. № 1/2.               

Автор – С.Г.Белов