Биографиясе

1939 елның 10 августында Ташкентта туган.

1962 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтын (ВГИК) тәмамлый.

1973–1984 елларда Ташкентта «Үзбәкфильм» киностудиясенең сценарийлар остаханәсе, 1985 елдан Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтының сценарийлар остаханәсе җитәкчесе.

1986–1990 елларда СССР Кинематографистлар берлеге сәркәтибе.

Иҗаты

«Белые, белые аисты» (1965), «Нежность» (1966), «Чрезвычайный комиссар» (1971), «Любовь и ярость» (1978), «Какие наши годы!» (1980), «Юность гения» (1983), «С любовью и болью» (1990), «Завет девяти пророков» (1992) фильмнарына сценарийлар яза, алар «Үзбәкфильм», «Таҗикфильм», М.Горький исем. (Мәскәү) киностудияләрдә куела.

Кинорежиссерлар А.И.Хамраев, Р.И.Батыров, Э.М.Ишмөхәммәдов, Ж.Ристич (Югославия) белән эшли.

Иҗатының төп темасы – яшь кешене рухи яктан тәрбияләү. ГА.Агишев иҗатына лирик интонацияләр, әйләнә-тирә мохитне үз герое күзе аша күрә белү хас.

Бүләкләре

Үзбәкстан ССРның Х.Н.Хәмзә исемендәге (1971), СССР Дәүләт (1984) бүләкләре лауреаты.

Әсәрләре

Нежность. Влюбленные: киносценарии. М., 1973.

Последняя встреча: киносценарий. М., 1975.

Әдәбият

Павлова И. Далекое и близкое // Искусство кино. 1983. № 11.

Кино: энциклопедический словарь. М., 1986.

Голубина Л. Пять вариантов. М., 1988.