Эчтәлек

XV йөздә яшәгән.

1474 елның февралендә, Венеция белән берлектә Төркиягә каршы сугышта катнашуга күндерү өчен, илчелек белән Ак Коюнлу дәүләте шаһы Озын Хәсән тарафына җибәрелә.

Алтын Урдада (Азак, Хаҗитархан шәһәрләрендә), Кавказда, Мәскәү дәүләтендә һ.б. җирләрдә була.

Үзенең сәфәрен «Персиягә сәяхәт» дигән хезмәтендә (1487) тасвирлый. Аның бу китабында нугайларның һәм татарларның тормышы һәм көнкүреше, Идел, Мәскәү дәүләте, XV йөз ахырында Русь-Венеция-Алтын Урда сәясәте, Әстерханда чума авыруы һәм ачлык турында мәгълүматлар бирелә.

Хезмәтләре

Путешествие А.Контарини, посла светлейшей Венецианской республики к знаменитому персидскому государю Узун-Гассану // Библиотека иностранных писателей о России. СПб., 1836.

Автор – И.Л.Измайлов