Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында староста Смолян Баймәшев җитәкчелегендә нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Починок Ташпилик, Смолкино исемнәре белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы һәм йомышлы татарлар, морзалар, икътисади крәстияннәр, ясаклы чукындырылган чуашлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1846 елга кадәр беренче мәчет төзелә, 1881 елда яңа мәчет салына, мәктәп ачыла (1886 елда 32 ир бала, 1895 елда – 58 ир бала һәм 16 кыз бала укый). 1912 елда башлангыч рус-татар мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда бакалея-мануфактура кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2167,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Ташбилге авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда колхоз оештырыла. 1951 – 2002 елларда авыл ”Югары Актай” колхозы үзәк утары була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1989 елда башлангыч мәктәп – тулы булмаган урта, 1991 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган урта, 2013 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (Базарлы Матак урта мәктәп филиалы).

Авылда балалар бакчасы (1982 елдан), мәдәният йорты (1970 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1991 елдан).

Мәдәният йорты каршында “Мунча ташы” театр коллективы (2012 елдан) һәм “Умырзая” фольклор коллективы эшли (2015 елдан); икесенең дә җитәкчесе – А.Р.Сафина.

Авыл XVIII йөз ахыры – XIX йөз башы “Тәварихы Болгарийә” тарихи-әдәби әсәрендә, имеш, аның авторы Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның туган ягы буларак телгә алына.

Авыл янында I һәм II Ташбилге авыллыклары табыла (Имәнкискә культурасы һәм монголларга кадәрге чор Болгар истәлекләре).

Авыл янында урнашкан “Ташбилге” иске зиратында XIV йөз каберташлары бар, бишесендә өлешчә куфи язуы һәм орнамент сакланган.

1913 елда авыл территориясендә XIV йөзгә караган 500 дән артык көмеш тәңкә тупланмасы табыла.

Күренекле кешеләре

С.Г.Вахиди (1887 – 1938) – археограф, тарихчы, 3 меңнән артык кулъязмалар җыючы (шул исәптән Сәхибгәрәй хан ярлыгы).

Халык саны

1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 749,
1897 елда – 1066,
1908 елда – 1926,
1920 елда – 1390,
1926 елда – 751,
1938 елда – 636,
1949 елда – 410,
1958 елда – 464,
1970 елда – 564,
1979 елда – 413,
1989 елда – 422,
2002 елда – 417,
2010 елда – 412,
2015 елда – 435 кеше (татарлар).