1923 елның 22 апрелендә Шәркыятьчеләр җәмгыяте җирлегендә оештырыла.

Төзелеше

Җитәкче органы – идарә.

Җәмгыятьнең рәисе Н.Н.Фирсов, рәис урынбасары Г.Г.Ибраһимов (1928 елга кадәр).

Идарә секретарьлары: М.Г.Худяков (1923–1926), Е.И.Чернышев (1925–1926), Гали Рәхим (1926 елдан).

Җәмгыять әгъзалары: Н.Н.Воробьев, Г.С.Гобәйдуллин, В.В.Егерев, М.Х.Корбангалиев, А.Г.Сәгъди, В.Ф.Смолин, М.Х.Таһиров, Җ.Вәлиди, Г.Ш.Шәрәф һәм башкалар (80 нән артык кеше).

Җәмгыятьнең шәрәфле әгъзалары: академиклар В.В.Бартольд, М.И.Покровский, А.Н.Самойлович, профессорлар И.Н.Бороздин, В.А.Богородицкий һәм башкалар.

Башта ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге составына керә, 1927 елдан Татар мәдәнияте йорты каршында, 1929 елдан Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең мәдәният һәм көнкүреш секциясе буларак эшли.

Эшчәнлеге

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең программасы 1925 елның башында кабул ителә. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • тарих, этнография (татар халкы тарихы мәсьәләләрен өйрәнү, ТАССР территориясендә кулъязма материаллар җыю, архив материалларын өйрәнү, археологик истәлекләрне өйрәнү һәм археологик карталар төзү);
  • статистика һәм икътисад;
  • әдәбият;
  • сәнгать;
  • табигать,
  • татар халкын өйрәнү гыйлеме буенча библиография төзү.

Җәмгыять эшчәнлегендә Идел буе халыкларының этнографиясе һәм төбәк археологиясе буенча тикшеренүләр уздыру мөһим урын били. Тарихи тикшеренүләр өлкәсендә эшләр шул чор «...яки күптән түгел узган заман» белән бәйле мәсьәләләргә юнәлдерелә.

Тикшеренүләрнең төп темалары – XVII–XIX йөзләрдә төбәктә аграр мәсьәлә, халык хәрәкәте һәм революцион хәрәкәт. Әлеге темалар тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлектән, шул темалар буенча материаллар җыюга һәм бастыруга басым ясала.

Җәмгыять үз эшчәнлегендә ТАССР территориясе белән генә чикләнә, шунлыктан татар халкы тарихы һәм мәдәнияте буенча тулы һәм объектив карта төзү мөмкинлеге булмый.

1924 елдан татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, эпиграфик истәлекләрне өйрәнү һәм сирәк очрый торган материалларны җыю өчен даими рәвештә этнографик экспедицияләр оештырыла. Н.И.Воробьев җитәкчелегендә – биш, П.М.Дульский һәм Гали Рәхим җитәкчелегендә ике комплекслы тарихи-төбәкне өйрәнү экспедицияләре уздырыла. Экспедицияләрдә Г.С.Гобәйдуллин, М.С.Гобәйдуллина, Ә.С.Гобәйдуллин, В.В.Егерев катнаша.

Болгарда, Биләрдә, Иске Казанда, Казан Кремлендә археологик эзләү һәм казу эшләре алып барыла, Татарстанның археологик картасы төзелә.

Язма истәлекләрне җыю һәм саклау буенча җәмгыять эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия була: археографик экспедицияләр үткәрелә, җәмгыять әгъзалары илдәге төрле архивларда эшлиләр.

1928 елның октябрендә Н.Н.Фирсов башлангычы белән татар халкы тарихына караган материалларны эзләү һәм бастырып чыгару буенча археографик комиссия оештырыла.

Җәмгыять СССРдагы 120 дән артык фәнни оешма, шулай ук чит ил галимнәре белән хезмәттәшлек итә.

Ул татар халкының социаль тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләрен комплекслы тарихи-төбәкне өйрәнүгә сизелерлек өлеш кертә; Татарстанда нәшрият һәм музей эшләре, шулай ук төбәкне өйрәнү теориясе үсешенә булышлык итә.

1928 елдан совет төбәкне өйрәнү гыйлемендә үзгәртеп кору башлана. Социалистик төзелешнең тизләтелгән алымнарына юнәлеш тоту төбәкне өйрәнү хәрәкәтендә дә чагыла. Төбәкне өйрәнү эшенең максаты буларак илдәге халык хуҗалыгы үсешенең 5 еллык планын тормышка ашыруга максималь ярдәм күрсәтү игълан ителә. Эзлекле рәвештә төбәкне өйрәнүче һәм фәнни оешмаларны ябу процессы гамәлгә ашырыла.

1928 елның мартында Татар мәдәнияте йорты президиумы РСФСР Баш фәнни идарәсенең Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте белән Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен бергә кушу тәкъдимен хуплый. Җәмгыять Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте составына татар халкын өйрәнү секциясе (соңрак мәдәният һәм көнкүреш секциясе) сыйфатында керә, вакытлы басма чыгару хокукын саклый.

Статус үзгәрү Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең гамәли эшчәнлегендә чагыла; ул секция буларак «практик» юнәлеш секцияләреннән соң икенче дәрәҗәдәге буынга әверелә.

Басмалары

ТАССР Гыйльми үзәгенең финанс ярдәме белән җәмгыятьнең басма органы – «Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе» («Вестник Научного общества татароведения», 1925–1930, №1–10) булдырыла.

Әдәбият

Синицына К.Р. Роль научных и краеведческих обществ в музейном строительстве в Татарии в 20-х – начале 30-х годов // Из истории Татарии: сборник научных трудов Госмузея Татарской АССР. Казань, 1996. Вып. 2.

Синицына К.Р. Музейное строительство в Татарской АССР (1917–1967): дис. Казань, 1970.

Абдрашитова И.М. Вестник научного общества татароведения (1925–1930) // Ученые записки Казанского государственного педагогического института. 1970. Выпуск 80, сборник 4.

Абдрашитова И.М. Из истории научного Общества татароведения (1923–1929 гг.): вопросы историографии и источниковедения // Ученые записки Казанского государственного педагогического института. 1975. Выпуск 150, сборник 7.

Зайцев А.В. Исторические учреждения Республики Татарстан в 20–30-е годы XX века. Казань, 1998.

Автор – А.В.Зайцев