Эчтәлек

Бирнәгә кәләшнең шәхси әйберләре, урын-җир (түшәк, мендәр, юрган һ.б.), ашъяулык, тастымал кебек көнкүреш кирәк-ярагы керә.

Бирнә гаиләнең матди мөмкинлекләреннән чыгып бирелә. Калымнан аермалы буларак, аның күләме һәм сыйфаты хакында яучылаганда да, ярәшкәндә дә алдан сөйләшенми. Авылларда хәллерәк ата-ана, әйберләргә өстәп, еш кына берничә баш терлек (бозау яисә сарык) биргән, ә ярлы гаиләләрдә кәләш өчен өс киеме һәм бизәнү әйберләре кияү исәбенә алынган.

Бирнәнең шактый зур өлеше киленнең кул эшләре әйберләреннән туплана, алар, нигездә, бүләк өчен әзерләнә.

Йола кушканча, зөфаф киченнән соң кәләш кияүгә чуар тукымадан тегелгән ыштан («кияү ыштаны»), чигүле күлмәк («кияү күлмәге»), чигүле ыштыр («кияү ыштыры»), түбәтәй, тәмәке янчыгы, кулъяулыклар бүләк итә.

Яшь килен иренең туганнарына бүләккә (Темников татарларында – «бирнә котлау» йоласы вакытында) сугылган һәм чигелгән сөлгеләр, намазлыклар, өлкән яшьтәге хатын-кызларга күкрәкчәләр, тастарлар биргән.

Туй ахырында «өй киендерү» йоласы башкарылган – килен сандыгындагы кул эшләре әйберләре белән иренең өй эче бизәлгән.

Бирнә киленнең уңганлыгын, дәрәҗәсен күрсәтә һәм аңа карата булачак мөнәсәбәтне билгели.

Шәригать кануннарынча, бирнә кәләшнең шәхси милке булып исәпләнә; талак әйтелгән очракта ир аны хатынга тулысы белән кайтарып бирергә тиеш була.

ХХ йөз дәвамында татар халкының туй йолалары шактый үзгәреш кичерә, ләкин кәләшне бирнә белән озату йоласы саклана.

Хәзерге вакытта бирнә нигездә сатып алынган әйберләрдән туплана.

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.

Автор – Ф.Ф. Гулова