35 төре билгеле. Евразиядә һәм Төньяк Африкада таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – рус нонеясы (N. rossica) үсә. Сирәк кенә барлык районнарда, ешрак Кама һәм Идел елгасыннан көньяктарак очрый. Далаланган сөзәклекләрдә, кырларда, чүпле урыннарда, юл буйларында үсә.

15-30 см биеклектәге үсемлек, төкчәле, соры-яшел, озын, бизле төкләр белән капланган. Сабагы туры, тармаклы. Чәчәкләре яфраклы гади бөтеркәгә җыйналган. Җимеше – каты төкчәле җыерчыклы чикләвекчек. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-августта өлгерә.