Галактиканың магнит кырлары бар, аны гаять зур энергия кисәкчекләре агымы – космик нурлар кисеп үтә. Галактика йолдызлары фәзада катлаулы һәм шактый төзек фигура хасил итеп, аның үзәге шарсыман калынаеп торган яссы диск рәвешендә күренә.

Галактиканың диаметры 100 меңгә якын яктылык елын тәшкил итә (1 яктылык елы – яктылык 1 елда узган ара). Диск йолдызларның сферик ассистемасы (гало) белән әйләндереп алынган, аның радиусы 70 мең яктылык елы чамасы.

Үзәк өлкәдән диск читләренә таба гаять зур спираль тармаклар сузылган. Галактиканың аеруча якты йолдызлары күбрәк шуларда тупланган. Кояш системасы галактика дискының симметрия яссылыгында диярлек, үзәктән радиусның өчтән ике өлеше чамасы ераклыкта урнашкан. Җирдән күзәтүче дискны «кабырга» юнәлешендә караса, йолдызларның тоташ тасма булып яктырып торуын, бөтен күкне колачлап алган Киек Каз Юлы (Галактиканың икенче исеме) хасил итүен күрә.

Галактиканың массасы бик зур, чама белән 3·1041 кг.

Кояш галактика үзәге тирәли 220 млн ел эчендә әйләнеп чыга.

Галактиканың йолдызлар составы гаять күптөрле. Йолдызларның аерым төркемнәре яше, химик составы, торышы һәм галактиканың үзәге тирәсендә әйләнү рәвеше белән бер-берсеннән бик нык аерыла. Шул сыйфатламага карап, галактикадагы йолдызлар гало, юка диск, калын диск кебек өч ассистемага бүленә.

Гало ассистемасын 13–15 млрд яшьтәге иң карт йолдызлар тәшкил итә. Аларда авыр элементлар Кояшныкына караганда бер ярым – өч мәртәбә азрак һәм алар сузынкы орбита буенча хәрәкәт итәләр. Гало үз эченә дистә меңнәрчә йолдызны эченә алган гравитацион бәйләнештәге системаларны – шарсыман йолдыз тупланышларын ала.

Кояш юка диск (аның калынлыгының яртысы 1 мең яктылык елыннан артмый) ассистемасына керә. Бу ассистемадагы йолдызлар 9 млрд яшьтән дә карт түгел, алар арасында бөтенләй яшь, берничә млн. яшьтәге йолдызлар да очрый. Бу хәл галактикада йолдызлар ясалу дәвам итүен раслый. Юка диск ассистемасындагы йолдызларның химик составы Кояшныкы кебегрәк, алар галактика үзәге тирәли түгәрәккә якын орбиталар буенча хәрәкәт итәләр. Бу ассистемага йөзләрчә, меңнәрчә йолдызларны, кайнар йолдызларны, пульсарларны, рентген һәм гамма нурлары чыганакларын, йолдызара газ һәм тузан болытларын эченә алган таркау йолдыз тупланмалары керә.

Калын дисктагы йолдызлар төркеме (диск калынлыгының яртысы 6 мең яктылык елы чамасы) фәзадагы торышы буенча уртада, әмма яше (12–13 млрд ел) белән ул юка диск йолдызларына караганда галога якынрак.

Галактиканың төзелешен хәзергечә күзаллау ХХ йөзнең 20–30 нчы елларында Америка астрономнары Х.Шепли һәм Р.Трюмплер тикшеренүләре нәтиҗәсендә формалаша башлый.

Спираль тармаклар булуын 1951 елда Америка галимнәре У.Морган, С.Шарплесс һәм Д.Остерброк исбатлый.

Галактиканың үзәк өлкәсенең беренче сурәтләрен 1948 елда совет галимнәре В.Б.Никонов, А.А.Калиняк һәм В.И.Красовский инфракызыл нурларда төшереп алалар.

ХХ йөзнең 40 нчы елларында немец астрономы В.Г.Бааде, совет галимнәре Б.В.Кукаркин һәм П.П.Паренаго галактикада төрле йолдыз төркемнәре булу концепциясен үстерәләр.

Казан университетында галактиканы өйрәнү эшләре XIX йөзнең 50 нче елларында башлана.

1859 елда М.А.Ковальский галактиканың әйләнеше турындагы идеяне беренче булып әйтә һәм фәзада Кояш хәрәкәтен билгеләү ысулын тәкъдим итә. Аңарга бәйсез рәвештә Америка астрономы Д.Б.Эри да шул ук ысулны тәкъдим итә (Ковальский-Эри ысулы).

XX йөзнең 20 нче елларында гына күзәтүләр нәтиҗәсендә галактиканың әйләнеше раслана, 1927 елда Нидерланд (Голландия) астрономы Я.Оарт галактиканың әйләнешен тулысынча исбатлый.

Казан галиме Ш.Т.Хәбибуллин (1948 ел, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе) галактикада йолдызлар таралу тыгызлыгын берничә юнәлештә тикшерә. Шуннан соң 1950–1980 елларда галактикадагы спираль тармакларның торышын һәм рәвешен ачыклау буенча тикшеренүләр циклы башлана.

2000 елда Казан шәһәр астрономия обсерваториясе тарафыннан калын дисктагы йолдызлар төркеменең, гало төркемендәге йолдызлар кебек үк, карт булуын раслаган күзәтү мәгълүматлары алына.