Биографиясе

1867 елның 16 гыйнвары, Әстерхан шәһәре – 1933 ел, Архангельск өлкәсе Кече Карел авылы.

1881 елда «Мәрҗания» мәдрәсәсенә укырга керә, Ш.Мәрҗани шәкерте һәм аның тарафдары.

1889–1892 елларда шул ук мәдрәсәдә гарәп теле укыта.

1892 елда Әстерханга кайта һәм «Низамия» мәктәбен (соңрак мәдрәсә) оештыра (1893 ел), соңрак бу уку йорты бөтен Түбән Идел буе мөселманнары өчен укыту-тәрбия үзәгенә әверелә.

1906 елның августында Бөтенроссия мөселманнарының 3 нче корылтаенда катнаша.

1907 елда Әстерханда басмаханә ача, «Мәгариф» журналын, «Идел» газетасын нәшер итә.

1914 елның башында «Идел» хөкүмәткә каршы эшчәнлектә гаепләнеп ябыла.

Г.Гомәри Казанга сөрелә.

Биредә ул наширлек эшен дәвам иттерә.

1917 елгы Февраль революциясе вакытында Әстерханга кайта, Әстерхан губернасы мөхтәсибе һәм җамигъ мәчет имам-хатибы итеп сайлана.

Бөтенроссия мөселманнарының 1 һәм 2 нче корылтайларында катнаша (май, 1917 ел, Мәскәү; июль, 1917 ел, Казан).

Октябрь революциясеннән соң мөхтәсиб вазифасын дәвам итә.

1923 елда Эчке Россия һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең гыйльми шурасына сайлана.

1926 елда СССР мөселманнары делегациясенең сәркәтибе сыйфатында Мәккәдә узган Бөтендөнья ислам конгрессында катнаша.

1920 елларның икенче яртысында исламны өйрәнү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Исламияткә һәм гарәп филологиясенә, Әстерхан нугайлары тарихына караган дәреслекләр һәм хезмәтләр авторы.

1929 елның июлендә кулга алына, репрессияләнә. Вафатыннан соң аклана.

Хезмәтләре

Мөгаллим сарыф лисанел-гарәб. Казан, 1896;

Мөгаллим нәхү лисанел-гарәб. Казан, 1903;

Кыйсас әл-әнбия әл-гыйзам вә тәрҗемәи әхваль дњәли әл-Ислам. Әстерхан, 1912.

Әдәбият

Рахимов С. Габдрахман Гумари // Духовная культура и татарская интеллигенция: Исторические портреты. Казань, 2000;

Габдрахман Гомәри: Фәнни-биографик җыентык. Казан, 2002.

Автор – С.Т.Рәхимов