Эчтәлек

1901 елның 15 марты, Казан губернасы, Тәтеш өязе Борнаш авылы – 1967 елның 9 июне, Казан.

С.С.Гафуров хатыны.

1926–1937 елда «Азат хатын» журналында эшли (әдәби хезмәткәр, 1929 елдан җаваплы сәркәтип, 1931 елдан җаваплы мөхәррир).

1937 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршында техник хезмәткәрләрнең наданлыгын һәм аз белемлелеген бетерү буенча укытучы, Казандагы Яңа татар бистәсе мәктәпләрендә эшли.

1938 елда «Ватанга хыянәт итүче»нең хатыны буларак репрессияләнә.

1946–1953 елларда Арча район китапханәсендә эшли.

1956 елда аклана.

Әдәбият

Ахунов А., Заманова Г. Беренчеләр // Сөембикә. 2001. № 8.

Автор – Г.Р.Заманова